Иҗтимагый тормыш

29.05.2012 г.
Традиция буенча, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Хисап палатасы хезмәткәрләре Алексеевское бистәсенә юл алды. 29 май көнне биредә “Балалар – безнең киләчәк!” дип аталган балалар хәйрия бәйрәме узды. Оештыручылары – Татарстан Хисап палатасы һәм Алексеевск муниципаль районы администрациясе.

Чарага Хисап палатасы шефлык алган “Кайгырту” (“Забота”) балалар өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр һәм берничә баланы гаиләле иткән Панкратовлар гаиләсенең барлык әгъзалары, шулай ук районның башка уллыкка алган, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләре катнашты.

Чара активист, укуда беренче булган балаларны, шулай ук яш буын Алексеевскчыларны тәрбияләү эшенә шактый өлеш керткән укытучы һәм тәрбиячеләрне котлау һәм бүләкләүдән башланды.

Бүләкләнүчеләрнең күбесе соңыннан районның балалар ның үзешчән бәйрәм концертында катнашты. Аннары барлык кунаклар “Әкият” курчак театрыннан “Су анасы” әкиятен карады.

Бер үк вакытта Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының 3 номерлы мәктәбендә икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе районның яшь кешеләре арасында бадминтон буенча турнир үткәрде. Ярышларның баш казые Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин булды. 5 категориядә узган турнир җиңүчеләренә (кызлар һәм малайлар, ике парлы һәм катнаш разрядлар  арасында) Хисап палатасыннан бүләк сертификатлары тапшырылды.

Хисап палатасы хезмәткәрләре булып кайткан “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында “Универсиаданы каршылап” шигаре белән балалар өчен “Күңелле стартлар” үткәрелде. Ә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләрне өйләренә барып тапшырдылар.

ФОТО

12.02.2012 г.
12 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре “Лыжня России-2012” дип аталган Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты. Алар Горький исемендәге паркта 2013 елдагы Бөтендөнья җәйге Универсиада алдыннан Казан өчен классик дистанция – 2013 метрга йөгерде.

Шактый салкынча булуга карамастан, Казан халкы һәм Татарстан башкаласы кунаклары югары активлык күрсәтте – традицион кышкы чаңгы ярышына 22 меңгә якын кеше чыкты. Массакүләм чаңгы ярышын үткәрү өчен Казанның 7 районында да мәйданчыклар билгеләнгән иде.

27.12.2011 г.
Яңа ел алдыннан, гадәткә кергәнчә, Хисап палатасы хезмәткәрәре “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында һәм Панкратовлар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән котларга барды.

Алексеевск шәһәр тибындагы поселок мәдәният сараенда узачак бәйрәмгә районның күпбалалры, азкеремле, уллыкка бала алган гаиләләрдән 250ләп бала җыелды.

 

Барлык балалар да Яңа елда әкияти тылсым көтә. Хисап палатасы җитәкчесе Алексей Демидов үз хезмәткәрләре белән балаларның хыялы тормышка ашсын өчен күп көч куйды.

 

Балалар өчен төп яңа ел бүләге булып Казан дәүләт “Әкият” театры артистлары тарафыннан күрсәтелгән “Кыш бабай бүләкләре” курчак спектакле булды.

 

Спектакльдән соң балалар чыршы тирәли басты. Кыш бабай, Кар кызы балаларның күңелен ачты, төрле бәйге-ярышлар уздырды, ә узып баручы ел символы булган Куян үз “вәкаләтләрен” киләсе ел герое Аждаһага тапшырды.

 

Бәйрәм балаларның әкият геройлары белән аралашуына үрелеп барды, шуңа күрә балалар барлык чараларда да бик теләп катнашты. Бәйрәмнән соң бөтен балага да баллы бүләк һәм йомшак уенчык бирелде.

 

Бәйрәмгә килә алмаган физик сәламәтлекләре чикле булган балаларны исә Кыш бабай белән Кар кызы (Хисап палатасы хезмәткәрләре) өйләренә барып котлады.

.
Хисап палатасы хезмәткәрләре шулай ук “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында да булып кайтты. Биредә тәрбияләнүче балалар, Кыш бабай белән Кар кызына рәхмәт әйтеп,.үз сәләтләрен күрсәтте һәм бәйрәм оештырды. Шуның белән сюрпризга – киләсе ел символы  Аждаһа сурәте белән бизәлгән зур яңа ел тортына лаек булдылар.

Кич җиткәч беркемнең дә аерылышасы килмәде. Тик, кызганычка каршы, әкият кайчан да булса тәмамлана шул. Шунысы шатландыра, Алексеевск районы балаларына Хисап палатасы хезмәткәрләре бүләк итә торган әкиятләрнең дәвамы һаман да бар әле.


 

ФОТО
1 2 3