РАСЛАНДЫ
(2025 елның «9» декабрендә кул куелган беркетмә)
Тикшерү-хисап органнары советы турында
НИГЕЗЛӘМӘ
1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. Татарстан Республикасы Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы турында әлеге Нигезләмә (алга таба – Нигезләмә) Татарстан Республикасы Хисап палатасы каршындагы тикшерү-хисап органнары советын (алга таба – Совет) төзү максатын, аның бурычлары һәм эшчәнлек тәртибен, Совет әгъзаларының вәкаләтләрен билгели.
1.2. Совет Татарстан Республикасы территориясендә төзелгән тикшерү-хисап органнарының (алга таба – тикшерү-хисап органнары) контроль һәм экспертиза-аналитика эшчәнлегенең сыйфатын, аның составына керүче тикшерү-хисап органнарының хезмәттәшлеген һәм үзара тәэсир итешүен оештыру юлы белән тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс аудитының (контрольнең) нәтиҗәлелеген арттыру максатларында төзелгән киңәшү органы белән үзара эшчәнлек рәвешеннән гыйбарәт.
1.3. Совет үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, Россия Федерациясе Бюджет кодексы, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы Бюджет кодексы, тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контроле өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, әлеге Нигезләмә белән җитәкчелек итә.
1.4. Совет Совет үз составына керүне ихтыярый итү һәм аның эшчәнлеге барышында Совет әгъзаларының тигез хокуклылыгы принциплары нигезендә төзелә һәм гамәлгә ашырыла.
1.5. Советның кыскартлылган атамасы – ТР ХП каршындагы ТХО Советы.
2. Советның бурычлары
Советның төп бурычлары түбәндәгеләр тора:
- Совет составына керә торган тикшерү-хисап органнарының үзара хезмәттәшлеген камилләштерү;
- тышкы дәүләт (муниципаль) финанс контроле өлкәсендәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашу;
- алдынгы тәҗрибәне һәм гамәлиятне билгеләү, шулай ук Совет әгъзаларының тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматны гомумиләштерү һәм анализлау нәтиҗәләре буенча тышкы дәүләт (муниципаль) финанс контроленең нәтиҗәлелеген арттыру резервларын ачыклау;
- тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс аудитының (контрольнең) нәтиҗәлелеген арттыру буенча тикшерү-хисап органнары тәкъдимнәрен карау;
- тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контролен гамәлгә ашыру мәсьәләләрен җайга сала торган законнарны камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр эшләү;
- оештыру, хокукый, методик, мәгълүмати һәм башка ярдәм күрсәтү максатларында тикшерү-хисап органнары мөрәҗәгатьләрен гомумиләштерү;
- тышкы дәүләт һәм муниципаль финанс контроле мәсьәләләре буенча җыелышлар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар оештыру һәм уздыру;
- тикшерү эшчәнлеге сыйфатын арттыру максатларында тикшерү-хисап органнары хезмәткәрләренең - Совет әгъзаларының һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү;
- Советны төзү максатларына ирешү өчен кирәкле башка бурычлар.
3. Совет әгъзалары
3.1.Түбәндәгеләр Совет әгъзалары булырга мөмкин:
- Татарстан Республикасы Хисап палатасы;
- муниципаль районнарның, шәһәр округларының тикшерү-хисап органнары.
3.2.Совет әгъзалары дип Нигезләмәнең 3.1 пунктында санап үтелгән Татарстан Республикасының тикшерү-хисап органнарының үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйган органнар таныла.
3.3.Совет әгъзасы вәкиле булып тикшерү-хисап органы рәисе - Совет әгъзасы тора.
3.4.Совет әгъзалары җитди сәбәпләр булганда Совет утырышында шәхсән катнашу мөмкин булмаган очракта үзләренең тавыш бирү хокукын үз сайлавы буенча Советның башка әгъзасына тапшырырга хокуклы. Тиешле хокук бирү Совет утырышын үткәрү көненә кадәр кимендә 1 эш көне кала Совет Секретарена язмача хәбәр бирү юлы белән гамәлгә ашырыла.
3.5. Совет әгъзалары:
- Совет, Совет Президиумы карарларын үтиләр;
- квартал саен (хисап чорыннан соң килүче айның 5 числосына кадәр) тикшерү һәм экспертиза-аналитика эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында мәгълүматны гомумиләштерү һәм анализлау өчен Совет секретарена тапшыра;
- Совет Рәисенә Совет утырышларының көн тәртибен формалаштыру буенча тәкъдимнәр кертәләр һәм тиешле материаллар әзерләүне башкаралар;
- Совет утырышларының көн тәртибе мәсьәләләре турында фикер алышуда катнашалар;
- Советның кабул ителгән карары белән килешмәгән очракта, Совет утырышы беркетмәсенә теркәп куелырга тиешле үз фикерен язма рәвештә бәян итәргә хокуклы;
- Совет эшенең еллык планын формалаштыру, шулай ук аңа үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәр кертәләр;
- Совет утырышларын үткәрү буенча тәкъдимнәр кертәләр.
3.6. Тикшерү-хисап органнары вәкилләре – Совет әгъзалары арасыннан Совет комиссияләре һәм эшче төркемнәре төзелергә мөмкин.
3.7. Совет составыннан чыгу Совет секретарена бирелгән язма хәбәрнамә нигезендә гамәлгә ашырыла.
4. Совет Рәисе
4.1. Совет Рәисе булып вазыйфасы буенча Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе тора.
4.2. Совет Рәисе:
- Совет эшчәнлегенә җитәкчелек итә;
- Совет утырышын, Совет президиумы утырышын үткәрү турында, аларны уздыру датасы, вакыты һәм урыны турында карар кабул итә;
- Совет утырышларының, Совет президиумы утырышларының көн тәртибен раслый;
- Совет утырышларына чакырылучы затлар составын билгели;
- Совет утырышларын, Совет президиумы утырышларын әзерләүгә җитәкчелек итә;
- Совет утырышлары, Совет президиумы утырышлары белән җитәкчелек итә;
- Совет утырышлары, Совет президиумы утырышлары беркетмәләрен раслый;
- Совет президиумына Совет секретаре кандидатурасын раслауга тәкъдим итә;
- Совет тарафыннан төзелә торган комиссияләрнең һәм эшче төркемнәрнең составын раслый;
- Совет эшчәнлеген оештыруның башка мәсьәләләрен хәл итә.
5. Совет Президиумы
5.1. Совет Президиумы үз эшчәнлеген, Нигезләмәнең 5.5 пунктында күрсәтелгән мәсьәләләрне карау кирәк булган чакта, Совет утырышлары арасындагы тәнәфесләрдә тормышка ашыра.
5.2. Совет Президиумы Совет Рәисеннән, Совет секретареннан һәм Советның әгъзаларының 4 вәкиленнән тора.
5.3. Совет Президиумы әгъзаларына саулау Совет әгъзалары вәкилләре арасыннан үз-үзен күрсәтү юлы белән яисә Советның башка әгъзалары тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатуралардан сайлана.
5.4. Совет президиумы әгъзаларына сайлау һәр кандидатура буенча ачык тавыш бирү юлы белән Совет утырышында утырышта катнашучы Совет әгъзаларының күпчелек тавышы белән башкарыла.
Президиум әгъзасының вәкаләтләре чоры - 3 ел.
5.5. Совет президиумы вәкаләтләренә түбәндәгеләр керә:
- Совет секретаре кандидатурасы буенча карар кабул итү;
- Советның эшче төркемнәрен, комиссияләрен төзү;
- Советның һәм Совет Рәисенең аерым компетенциясенә кертелмәгән башка мәсьәләләрне хәл итү.
5.6. Совет президиумы утырышлары кирәк булган саен, Совет Рәисе тарафыннан билгеләгән ешлыкта үткәрелә.
5.7. Совет президиумы утырышлары очрашу формасында, шул исәптән видео-конференц-элемтә мөмкинлекләрен кулланып уздырыла. Совет президиумы утырышы Совет Рәисе карары буенча читтән торып та үткәрелергә мөмкин.
5.8.Президиум утырышлары, әгәр аларда президиумның кимендә дүрт әгъзасы булса, тулы хокуклы булып санала.
5.9. Президиум карарлары утырышта катнашучы Президиум әгъзаларының күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү юлы нигезендә кабул ителә. Тавышлар тигез булганда, Совет Рәисенең тавышы хәлиткеч булып тора.
6. Совет утырышлары
6.1. Совет үз эшчәнлеген Совет утырышларын үткәрү юлы белән алып бара.
6.2. Совет утырышларында:
- Совет турында нигезләмә, аңа үзгәрешләр, шулай ук Совет бурычларын гамәлгә ашыру максатларында кабул ителә торган башка документлар раслый;
- Совет эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгели;
- Совет эшенең еллык планын раслый;
- Совет президиумы әгъзаларын сайлый;
- Совет эшчәнлеген туктату турында карарлар кабул итә;
- Совет максатларына һәм бурычларына кагылышлы башка мәсьәләләрне карый.
6.3. Совет утырышларын кирәк булган саен, ләкин елга бер тапкырдан да ким түгел, уздыра.
6.4.Совет утырышлары очрашу формасында, шул исәптән видео-конференц-элемтә мөмкинлекләрен кулланып үткәрелә. Совет рәисе карары буенча утырыш читтән торып та үткәрелергә мөмкин.
6.5.Совет утырышын уздыру урыны һәм вакыты турындагы мәгълүмат Совет әгъзаларына Совет секретаре тарафыннан, кагыйдә буларак, утырыш көненә кадәр 30 календарь көннән дә соңга калмыйча җиткерелә.
6.6.Совет әгъзалары составының кимендә өчтән икесе катнашса, Совет утырышы тулы хокуклы булып санала.
6.7. Совет утырышларында карарлар Советның утырышларда катнашучы әгъзаларының күпчелек тавышы белән ачык тавыш бирү нигезендә кабул ителә: Советның бер әгъзасы – бер тавыш.
7. Совет эшчәнлеген тәэмин итү
7.1. Совет эшчәнлеген оештыру-техник һәм мәгълүмати-аналитик яктан тәэмин итүне Совет секретаре оештыра.
7.2. Совет секретаре:
- Совет әгъзаларыннан язма хәбәрнамәләр, тәкъдимнәр һәм мөрәҗәгатьләр керүе турында Совет Рәисенә хәбәр итә;
- Совет әгъзаларына Советның чараларын уздыру көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүмат җиткерә;
- Совет әгъзаларына һәм чакырылган затларга Совет чараларының көн тәртибе проектларын һәм алар буенча материалларны формалаштыра һәм җибәрә;
- Совет президиумы утырышларының, Совет утырышларының беркетмәләрен рәсмиләштерә һәм Совет әгъзаларына җибәрә;
- Совет әгъзаларының тикшерү, экспертиза-аналитика һәм башка эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматны гомумиләштерә;
- Совет әгъзаларыннан кергән тәкъдимнәр нигезендә Совет эшенең еллык планы проектын формалаштыра;
- Совет эше турында еллык хисап проектын төзи һәм Рәискә тапшыра;
- Совет карарларының үтәлешен тикшереп тора;
- Советның эшчәнлеген тәэмин итү һәм аның карарларын үтәү максатларында Совет әгъзалары вәкилләре белән оператив элемтәдә тора.
7.3. Совет Секретаре эшчәнлеген тәэмин итү Татарстан Республикасы Хисап палатасы аппаратының оештыру бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла.
7.4. Совет эшчәнлеге турында мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Хисап палатасының«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында Совет тарафыннан уздырыла торган чаралар турында мәгълүмат, шулай ук Совет әгъзалары турында актуаль мәгълүмат, Совет эшенең еллык планнары, Совет эше турында еллык хисаплар урнаштырылырга тиеш.
7.5. Советның Совет әгъзасы булмаган затларга адресланган документлары (хәбәрнамәләр, мөрәҗәгатьләр, тәкъдимнәр, чакырулар, мәгълүмат) Татарстан Республикасы Хисап палатасында эш башкару буенча Инструкциянең 1 нче кушымтасы нигезендә документлар бланкы шаблонын (Татарстан Республикасы Хисап палатасы бланкы) кулланып рәсмиләштерелә.
