Аудиторлар

* * *




ИЛНУР АЙДАР УЛЫ МӨБӘРАКОВ
Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы


1975 елның 11 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1997 елда Казан дәүләт технология университетын – менеджер, 1998 елда – инженер, 2014 елда Казан (Идел буе) федераль университетын юриспруденция белгечлекләре буенча тәмамлый.
2021 елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Эшлекле администрацияләү остасы - Master of Business Administration (MBA)» яңадан һөнәри әзерләү программасы буенча өстәмә һөнәри белем ала.

08.1998 – 10.1998 – Татарстан Республикасы Менделеевск районы хакимиятендә оештыру бүлеге мөдире;
10.1998 – 12.1999 – «Недоимка» коммуналь оешма директоры;
05.2000 – 07.2000 – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык Департаментының Казан шәһәре буенча территориаль бүлекчәсенең контроль-ревизия бүлегенең 1 категория белгече;
08.2000 – 01.2004 – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Казначылык Департаментының региональ контроль бүлегенең әйдәп баручы, баш белгече;
01.2004 – 06.2004 – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының финанс-икътисад идарәсе башлыгы;
07.2004 – хәзерге вакытка кадәр – Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы
2026 елның июнендә яңа алты еллык вакытка сайланып куелды.



* * *




АЛЕКСАНДР ӘБҮЗӘР УЛЫ ЯКУПОВ
Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы

1982 елда Ленинград шәһәрендә туган.
Дәүләт һәм муниципаль идарә белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый (2004 г.).

07.2004 – 07.2005 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы ТР Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең технологияләр бүлегендә әйдәп баручы белгеч;
07.2005 – 05.2017 – Татарстан Республикасы Хисап палатасының контроль-ревизия идарәсендә оператив тикшерү бүлегенең әйдәп баручы инспекторы, баш инспекторы;
05.2017 – 06.2020 – Татарстан Республикасы Хисап палатасының контроль-ревизия идарәсендә инспектор – агымдагы тикшерү бүлеге башлыгы;

07.2020 – хәзерге вакытка кадәр – Татарстан Республикасы Хисап палатасы аудиторы.
2026 елның июнендә яңа алты еллык вакытка сайланып куелды.

Документлар