Рәис


АЛЕКСЕЙ ИВАНОВИЧ ДЕМИДОВ
Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе

1952 елның 20 мартында ТАССРның Лаеш районы Урта Девятово авылында туган.
1974 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1974-1975 елларда СССР Кораллы көчләр рәтендә хезмәт итә.
1975-1980 елларда – агроном, баш агроном, Лаеш районының «Россия» совхозы директоры.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1998). Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты.
Институтны тәмамлаганнан соң агроном, Лаеш районының «Россия» совхозы директоры булып эшли.
1980-1990 еллар аралыгында Алексеевск райсоветы исполкомы рәисе, КПСС Алексеевск райкомының Беренче секретаре вазыйфасын үти.
1991-2004 елларда - халык депутатларының Алексеевск советы рәисе, Алексеевск районы хакимияте башлыгы.
1985-2004 елларда – Татарстан Республикасының югары вәкаләтле, закон чыгаручы органы депутаты.
1998-2004 елларда – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
2004 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе вазыйфасына билгеләнде.

Бүләкләре:
• Дуслык ордены (1995),
• Мактау ордены (2003),
• IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2012),
• «Дуслык» ордены (2017),
• «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2022),
• I дәрәҗә «Бөек Петр» ордены (2007),
• III (2000) һәм II (2002) дәрәҗә «Изге кенәз Даниил Московский» Рус православие чиркәве орденнары,
• II дәрәҗә «Сергий Радонежский» ордены (2008),
• Орден Русской Православной Церкви «Преподобного Серафима Саровского» II степени (2024),
• «Россия Федерациясенең мактаулы фән һәм техника хезмәткәре» исеме (2012),
• «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» мактаулы исеме» (1992),
• «Татарстан Республикасы Алексеевск районының мактаулы гражданины» исеме (2002),
• «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының мактаулы гражданины» исеме (2021),
• Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премиясе лауреаты (2001),
• «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2008),
• «Россиянең финанс тикшерүен ныгыту өчен» медале (2010),
• В.А. Татаринов исемендәге «Россия файдасына хезмәт иткән өчен» медале (2010),
• «Россия Прокуратурасына 290 лет» медале (2012),
• «Ярдәм өчен» медале (Россия Федерациясе Тикшерү комитеты, 2012),
• «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005),
• Финанс контролен ныгытудагы казанышлары өчен медале (Чиләбе өлкәсенең Тикшерү-хисап палатасы, 2014),
• «МХО ярдәм иткән өчен» медале (2025),
• «2013 елда Казанда ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале (2014),
• «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2015),
• Россия Федерациясе Хисап палатасы Мактау грамотасы (2015, 2024),
• Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2003),
• Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы (2012),
• Россия Федерациясе Тикшерү-хисап органнары ассоциациясенең Мактау грамотасы (2007),
• Муниципаль тикшерү-хисап органнары берлегенең Мактау грамотасы (2012),
• Россия Федерациясе Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлеге Үзәк комитеты Мактау грамотасы (2015),
• Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (2002),
• Татарстан Республикасы Югары суды һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе Мактау грамотасы (2003),
• «Россия Федерациясе Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытудагы казанышлар өчен» аерымлык билгесе (2009),
• «Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен» Мактау билгесе (2015),
• «Россиянең тышкы муниципаль финанс контролен үстерүдәге казанышлар өчен» Мактау билгесе (2023),
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» мактау билгесе (2024),
• «Татарстан Республикасында һөнәр берлеге алдындагы казанышлар өчен» Мактау билгесе (2017),
• Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең «Социаль партнерлык өчен» күкрәк билгесе (2022),
• «Император Александр III ордены» мактаулы истәлек билгесе (2026).
• Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012),
• Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты (2003, 2017),
• Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты (2012, 2025).
Өйләнгән, улы, ике оныгы бар.

Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең Күзәтчелек советы рәисе.
«Император Православие Җәмгыяте» халыкара иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсе попечительлек советы рәисе.

Документлар