
София Александровна Козина
Юридик бүлек башлыгы
Татарстан Республикасы Хисап палатасы аппаратының юридик бүлеге контроль һәм башка вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы Хисап палатасының структур бүлекчәләре һәм вазыйфаи затлары эшчәнлеген хокукый яктан озатып баруны, Татарстан Республикасы Хисап палатасының эчке документларының законнарга туры килү-килмәү предметына хокукый экспертиза үткәрүне, Татарстан Республикасы Хисап палатасының финанс-хуҗалык эшчәнлеген хокукый яктан озата баруны, Татарстан Республикасы Хисап палатасының экспертиза-аналитика эшчәнлеген хокукый яктан озата баруны, законнар нигезендә экспертиза ясау өчен Татарстан Республикасы Хисап палатасына җибәрелгән законнар һәм норматив хокук актлары проектларына хокукый экспертиза ясауны гамәлгә ашыра, Татарстан Республикасы Президентының 2005 елның 21 июленнән «Татарстан Республикасында дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы турында» ПУ-298 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасында дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеген мәгълүмати-аналитик яктан тәэмин итүдә катнаша.
