Бәйгедә катнашу өчен кирәкле документлар

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕ ДӘҮЛӘТ ГРАЖДАНЛЫК ХЕЗМӘТЕНДӘ
ВАКАНТЛЫ ВАЗЫЙФАНЫ АЛМАШТЫРУГА БӘЙГЕ ТУРЫНДАГЫ
НИГЕЗЛӘМӘДӘН КҮЧЕРМӘ

(2005 елның 1 февралендә РФ Президентының 112 номерлы Указы тарафыннан расланган)


Бәйгедә катнашу хокукына Россия Федерациясенең 18 яшен тутырган, Россия Федерациясе дәүләт телен белүче һәм дәүләт гражданлык хезмәте турындагы Россия Федерациясе законнары здесь дается ссылка на законы (рус телендә) тарафыннан билгеләнгән гражданлык хезмәтенең вакантлы вазыйфасы өчен квалификация таләпләренә җавап бирүче гражданнары хокуклы.

Бәйгедә катнашырга теләк белдергән Россия Федерациясе гражданы дәүләт органына түбәндәге документларны тәкъдим итәргә тиеш:
а) шәхси гариза;
б) үз кулы белән тутырган һәм кул куелган анкета һәм фото. Анкетаның формасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан раслана;
в) паспорт яки аны алмаштыра торган документ күчермәсе (тиешле документ бәйгегә килгән чакта шәхсән күрсәтелә);
г) кирәкле һөнәри белем, эш стажы һәм квалификацияне раслаучы документлар:
хезмәт кенәгәсе күчермәсе (эш (хезмәт) эшчәнлеге беренче мәртәбә башкарылган очраклардан тыш) яки гражданның эш (хезмәт) эшчәнлеген раслаучы башка документлар;
һөнәри белем, шулай ук граждан теләге буенча – өстәмә һөнәри белем алу, гыйльми дәрәҗә, гыйльми исем бирү турында документларның нотариуста яки эш урыны буенча кадрлар хезмәте тарафыннан расланган күчермәләре;
д) гражданда гражданлык хезмәтенә керешү яки аны үтүгә киртә булучы авырулар юклыгы турында документ;
е) 2004 елның 27 июлендә кабул ителгән “Россия Федерациясе дәүләт граңданлык хезмәте турында” 79-ФЗ номерлы Федераль закон, башка федераль законнар, Россия Федерациясе Президенты указлары һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары буенча каралган башка документлар: Керем, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында белешмә (2009 елның 30 декабрендә кул куелган УП-702 номерлы ТР Президенты Указы нигезендә).

Кирәкле документлар бланклары (PDF) (рус телендә)

Документлар