Лариса Федоровна Мансурова
Экспертиза һәм методология идарәсе башлыгы – инспектор
Экспертиза һәм методология идарәсе Татарстан Республикасы Хисап палатасының структур бүлеге булып тора. Аның составында җыелма, методология һәм экспертиза бүлекләре бар. Идарә эшчәнлегенең өлкәсенә экспертизалар, мониторинглар, бюджет үтәлешен анализлау, Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлеген методологик яктан тәэмин итү керә.
Идарә түбәндәге документларга экспертиза үткәрә һәм бәяләмәләр формалаштыра:
- чираттагы елга һәм планлы чорга республика бюджеты проектына, чираттагы елга һәм планлы чорга республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджеты проектына, шулай ук аларга кертелә торган үзгәрешләр проектларына;
- республика бюджеты һәм республика Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды бюджеты керемнәрен үзгәртүгә китерә торган законнар проектларына;
- Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләренә кагылышлы өлешендә республика дәүләт хакимияте органнарының закон һәм башка норматив хокукый актлары проектларына;
- дәүләт программалары проектларына.
Идарә республика бюджетын үтәү турындагы еллык хисапны тышкы тикшерү өчен җавап бирә, шулай ук республика бюджеты администраторларының еллык бюджет хисабын тикшерүне чираттагы елга Хисап палатасы эшчәнлеге планы нигезендә үткәрә. Республика Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының еллык хисабын тикшерә.
Идарә агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды үтәлешенә оператив анализ уздыруны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тапшыру өчен квартал саен мәгълүмат булдыруны тәэмин итә.
Идарә Хисап палатасының түбәндәге вәкаләтләрен тормышка ашыруда катнаша:
- республикада бюджет процессын анализлау һәм мониторинглау, ачыкланган тайпылышларны юкка чыгару һәм бюджет законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
- Татарстан Республикасының стратегик планлаштыру документларында каралган республиканы социаль-икътисадый үстерү максатларына ирешүнең гамәлгә ашырылуын, куркынычларын һәм нәтиҗәләрен бәяләү.
Идарә Татарстан Республикасы Хисап палатасының стандартларын, башка методологик документларын эшли һәм актуальләштерә, шулай ук республика муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнарына консультация-методологиик ярдәм күрсәтә.
Идарә составында – өч бүлек: җыелма, методология һәм экспертиза бүлекләре.

Гөлзидә Мансур кызы Әхмәрова
Җыелма бүлек башлыгы – инспектор

Оксана Юрьевна Гвоздь
Экспертиза бүлек башлыгы – инспектор

Игорь Геннадьевич Вилков
Методология бүлек башлыгы – инспектор
Җыелма бүлекнең төп максаты – ТР бюджеты, шулай ук Татарстан фондлары бюджетының агымдагы үтәлешен тикшерү һәм анализлау белән бәйле аналитик эшчәнлекне тормышка ашыру.
Татарстан Республикасы бюджетын социаль өлкәгә сарыф ителүне анализлауга аерым игътибар бирелә, республика гражданнарына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә кагылган норматив-хокукый актларга һәм Татарстан Республикасы халкының социаль яктан якланган булуы дәрәҗәсенә анализ үткәрелә.
Бүлек ТР министрлыклары һәм ведомстволары тарафыннан бюджет чараларын куллануга, шул исәптән эшмәкәрлек һәм керем китерүче башка төр эшчәнлек белән бәйле бухгалтер хисапларына ай саен мониторинг үткәрә.
Киләчәктә җыелма бүлек хезмәткәрләре бюджет үтәлешен анализлау, гамәлдәге законнардан тайпылу очракларын ачыклау өлкәсендә яңа методикаларны куллануны үзләштерергә җыена. Шулай ук әлеге бүлек алга таба Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларының тикшерү-хисап органнары белән тәҗрибә уртаклашу юнәлешендә мәгълүмати хезмәттәшлек урнаштыру буенча эш алып барачак.
“Татарстан Республикасы Хисап палатасы” закон буенча йөкләнгән бурыч һәм функцияләр кысасында, Татарстан Республикасы Хисап палатасының экспертиза бүлеге Татарстан Республикасы Президенты һәм Дәүләт Советына йомгак әзерләү өчен Татарстан Республикасы финанслары һәм бюджеты мәсьәләләренә кагылышлы закон һәм норматив-хокукый актлар проектларына экспертиза үткәрүне тәэмин итә.
Иң мөһим юнәлешләр булып:
- киләсе финанс елына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы;
- агымдагы финанс елы өчен ТР бюджеты үтәлеше турындагы;
- киләсе финанс елында ТР Мәҗбүри медицина иминияте фондының бюджеты турындагы;
- агымдагы финанс елы өчен ТР Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше турындагы Татарстан Республикасы законнары проектларына эксперитиза үткәрү тора.
Әйтеп үтелгән экспертизалар барышында Татарстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетларын эшләү, кабул итү һәм үтәү вакытында салым, бюджет һәм башка законнарны истә тоту-тотмау очраклары тикшерелә, бюджет керем-чыгымын, дефицит очракларын планлаштыруның гаделлегенә анализ үткәрелә.
Киләчәктә бюджетны планлаштыру һәм финанс контролен камилләштерү максатында, бүлекнең эшчәнлеге, эконометрик, математик һәм статистик анализ методларын кулланып, норматив-хокукый актларга экспертиза үткәрүгә нигезләнәчәк.
Моннан тыш, бүлек хезмәткәрләре республиканың социаль-икътисадый үсеше һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе мониторингын оештырырга уйлый.
Методология бүлеге Хисап палатасы эшчәнлегенең тикшерү-ревизия, экспертиза-аналитик һәм мәгълүмати төрләрен тормышка ашыру өчен кирәк булган методик документлар, нормативлар һәм стандартлар төзи. Шулай ук Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлеген методология яктан тәэмин итә.
Белгечләр башка регионнар тәҗрибәсен анализлый һәм гомумиләштерә, Россия Федерациясе Хисап палатасы, РФ Тикшерү-хисап органнары Ассоцияциясе (АКСОР), башка регионнарның тикшерү-хисап органнары белән үзара ярдәмләшүне тормышка ашыра. Шулай ук әлеге бүлек Хисап палатасы эшчәнлеге турында аналитик һәм мәгълүмати материаллар эшләп чыгара.
Киләчәктә бүлек тикшерүнең гаделлеген, сыйфатлылыгын, оператив булуын һәм комплекслылыгын арттыру өчен методик база эшләп чыгару һәм камилләштерү буенча эш башларга җыена.