Иҗтимагый тормыш

24.12.2012 г.
2013 ел алдыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасы “Исәнме, Кыш бабай” хәйрия акциясен үткәрде һәм күпбалалы, аз керемле, ятим һәм ата-анасыз калган ике йөздән артык баланы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Мөстәкыйль йөри алмаучы инвалид балалар исә яңа ел бүләкләрен өйләрендә алды.

Хисап палатасы оешканнан бирле күпбалалы, аз керемле, ятим һәм ата-анасыз калган балаларны бәйрәмнәр белән котлау изге традициягә әйләнде. Хәйрия хәрәкәтенең инициаторы булып Татарстанның Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тора.

Хезмәткәрләрнең хезмәт хакыннан җыелган ирекле кертемнәргә төрле бүләкләр һәм татлы ризыклар сатып алына, ә хезмәткәрләрдән торган активистлар төркеме, ял көннәре турындагы барлык фикерләрен янга куеп, балалар янына юл тота.

Һәм менә тагын, 2013 ел ишек какканда, Кыш Бабай һәм Кар кызына әверелеп, алар Татарстан Республикасы Алексеевский муниципаль районы балаларына, мәңге онытылмаслык шатлык минутлары бүләк итеп, бәйрәм оештырды!

Алексеевский муниципаль районының 200дән артык баласы Ромодан авылындагы яңа Мәдәният йортына җыелды һәм искиткеч тамашада катнашты. Балалар өчен Яңа елның төп бүләге булып “Әкият” Казан дәүләт курчак театры артистлары күрсәткән курчак спектакле булды.

Физик сәламәтлекләре булмау аркасында чыршы бәйрәменә килә алмаган балаларны Кыш бабай белән Кар кызы өйләренә килеп котлады. Аларның бәхетле йөзләреннән әлеге акция аша алар тормыштан аерылган итеп хис итмәүләре күренә иде.

Сүз уңаеннан, А.И.Демидов хәйрия ярдәме күрсәтүгә хезмәткәрләрен генә түгел, шулай ук гаилә әгъзаларын да тарткан. Аның улы, Алексей Алексеевич Демидов Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Кайгырту” приютының попечительлек советы әгъзасы буларак, ел саен приют территориясендә 10 метрлык яшел чибәркәйне урнаштыра. Кышкы каникуллар вакытында бу чыршы Алексеевск бистәсендә төп күренекле урыннарының берсенә әйләнә.

Ә үтеп баручы елның җәендә А.А.Демидов балалар өчен заманча уен мәйданчыгы төзеде, ул заманча дизайны һәм ачык төсләргә буялган булуы белән балаларга бик ошады һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы стимул ясады.

Менә шулай аталарның яхшы эше балалары өчен, һәм алар өчен генә түгел, яхшы үрнәк булып тора!

ФОТО

16.12.2012 г.
Теннис академиясендә бадминтон буенча Татарстан Республикасының чираттагы чемпионаты узды. Әлеге чарада Хисап палатасы хезмәткәрле иң актив катнашучылар булды.

Ярышларда бик күп санда катнашучылар көч сынашты. Бу республикада әлеге спорт төренең популярлыгы артуын һәм ТР Бадминтон федерациясе эшчәнлегенең уңышлы булуын тагын бер кат раслый.

Традиция буенча, Хисап палатасы вәкилләре уңышлы нәтиҗәләр күрсәтте. Бу, үз чиратында, бадминтонның хезмәткәрләр арасында иң яраткан спорт төре булуын тагын бер кат раслады.

Шулай, Эвелина Фаткылбаянова хатын-кызлар арасында парлы категориядә, былтыргы кебек үк, бронза медаленә лаек булды. Игорь Вилков ир-атлар арасында ялгыз уйнауда һәм микстта (Эвелина белән бергә) лаеклы чыгыш ясады. Ә Павел Фомин чемпионатның герое булды. Авырган килеш ярышта катнашып, ул барлык өч категория буенча, бер очрашуда да җиңелмичә, финалга чыкты. Республика бадминтонының лидеры дигән исемне ул ир-атлар арасындагы ялгыз очрашулар финалында раслады. Биредә ул Григорий Воробьев белән очрашты һәм мавыктыргыч һәм киеренке көч сынашуда өстен чыкты.

Хисап палатасы хезмәткәрләренә алга таба да уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ФОТО

23.09.2012 г.
23 сентябрь көнне Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре “Кросс Нации-2012” дип аталган традицион Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты һәм Казанда узачак Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 уңаеннан символик 2012 метр араны йөгереп узды.

Быел җиңел атлетика йөгерүләре илнең 80 шәһәрендә узды, Казанда 21 меңнән артык кеше катнашты.

Хисап палатасы хезмәткәрләренең кайберләре Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Казанда икенче мәртәбә уздырылучы велоузышта катнашты. 5 км арага узышуда 70тән артык велоспорт яратучы катнашты.

ФОТО

17.09.2012 г.
Татарстан Хисап палатасы командасы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең мини-футбол буенча II Спартакиадасы кысаларында 4 урын яулады һәм спорт төрләре буенча гомумспартакиада нәтиҗәләре җыелмасына шактый күп очко өстәде.

Башлангыч раундта ТР ХП футболчылары, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы командасы белән тигезнәтиҗәгә уйнап (1:1) һәм Роспотребнадзор (9:0) һәм ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (8:0) командаларын шактый җиңел отып, үз төркемендә беренче урынга чыкты.

Финалның 1/8 өлешендәге плей-офф уеннарында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы командасы белән төп вакытта җиңүче ачыкланмады – исәп 2:2. Ә пенальтины Хисап палатасы уенчылары остарак типте – 2:1. Ә чирекфиналда ТР Министрлар Кабинеты Аппараты командасын җиңү өчен төп вакыт та җитте. Исәп – 3:2.

ТР буенча ЭЭМ белән булган ярымфиналда уңыш әле бер якка, әле икенче якка елмайды. Ләкин нәтиҗәдә Хисап палатасы 0:2 исәбе белән оттырды. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән 3 урын өчен матчта безнең футболчыларга көч тә, эмоция дә җитмәде инде. Чөнки әлеге матч ЭЭМ белән булган уеннан соң ук башланды.


   

ФОТО.

01.09.2012 г.
Татарстан Республикасы Хисап палатасы “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” республика акциясендә актив катнашты. Хәйрия ярдәме өчен җитәкчелек һәм хезмәткәрләр тарафыннан гомумән алганда 160,2 мең сум акча җыелды, 96 мәктәп укучысына ярдәм күрсәтелде.

1 сентябрьдәге Белем көне уңаеннан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм ТР ХП вәкилләре Алексеевск районындагы борынгы белем бирү учреждениеләренең берсе булган Биләр урта мәктәбендә узган бәйрәм чарасында катнашты.

Бу көнне кыңгырау тавышы беренче мәртәбә 23 укучы өчен яңгырады. Тантаналы линейка вакытында аларның һәрберсенә Хисап палатасы хезмәткәрләре беренче сыйныф укучысы комплекты һәм спорт формасы бүләк итте. Монна тыш, беренче сыйныф өчен – яңа заманча парталар, ә информатика сыйныф бүлмәсе өчен – кондиционер һәм төсле сиптергеч принтер сатып алынды.

Яңа уку елы белән тәбрикләү сүзендә Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов үсеп килүче буынга укуда һәм иҗатта уңышлар, яңа ачышлар шатлыгы, ата-аналарга – сабырлык һәм зирәклек, ә укытучыларга – бәхет һәм сайлап алынган һөнәрләреннән канәгать булуларын, сәләтле укучылар, иҗади илһам теләде.

Бәйрәм Хисап палатасы тарафыннан махсус чакырылган “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы шәһәр филармониясе артистлары чыгышы белән дәвам итте. Балалар һәм аларның ата-аналарын Ләйсән Сөнәгәтова, Гөлнара Мулланурова, Рөстәм Рәхмәтуллин һәм атказанган артист Айрат Габдинов чыгышы шатландырды.

Биләр, Зур Алан һәм Кызыл Баран авылларында яшәүче аз керемле, күпбалалы һәм уллыкка алган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны Хисап палатасы вәкилләре өйләренә барып котлады. Укучыларга алар мәктәп товарлары һәм канцелярия әсбаплары тапшырды. Ә “Кайгырту” (“Забота”) социаль приютында тәрбияләнүче укучыларга яңа уку елына бүләкләрдән тыш, комуфляж формасы комплектлары тапшырылды. Хәзер балалар “Зарница” республика хәрби-спорт уенында катнашып, үз шефларын тиешле җиңүләре белән шатландыра алачак.


 

ФОТО

1 2 3