29.06.2018

Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2016-2017 елларда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросына бүлеп бирелгән чараларны максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

– Бүгенге көндә бюрода заманча дәрәҗәдә суд-медицина экспертизалары үткәрү өчен кирәк булган структур бүлекчәләр, шул исәптән генетик, спектраль, биохимик лабораторияләр бар. Һәм суд-медицина экспертларының эш сыйфаты күп очракта гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә карата кылынган җинаятьләрне ачыклауның нәтиҗәлелеген билгели, – дип билгеләп үтте Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Шәхескә каршы җинаятьләр белән бәйле булган җинаять эшләренең 90 процентына якынында эш буенча бердәнбер дәлил булып судмедэкспертиза бәяләмәсе тора. 

Аудитор Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерү чорында финанслау күләме 527,8 млн. сум тәшкил итте, 15,3 млн. сумлык бозулар ачыкланды, шуларның 91%ы кире кайтарылырга һәм юкка чыгарылырга тиешле. Бу иң элек бухгалтерлык исәбе алып бару һәм финанс хисабын төзүдә киткән гомуми күләме 7,4 млн. сумлык җитешсезлеккә кагыла. Объектларны төп чаралар исәбендә күрсәтмәү белән бәйле очраклар буенча административ хокук бозулар турында ике беркетмә төзелде. 

Инвентаризация Республика бюросы тарафыннан дүрт елдан артык вакыт дәвамында оператив идарәгә бирелгән гомуми бәясе 5 млн. сумнан артык булган биналар һәм милекнең кулланылмавын күрсәтте. 

– Складта яраклылык вакыты чыккан 32 исемдәге химик реактивлар (аерым очракларда 45 еллык, 1972 елда чыгарылган) табылды. Шуларның бер өлеше – гомуми авырлыгы 84 кг һәм күләме 252 литр – исәптә саналмаган. Тикшерү чарасы барышында реагентларның артык өлеше керемгә язып куелды, – диде И.Мөбарәков. 

– Әлеге реактивлар безгә эшебездә бик кирәк, аларны инде чыгармыйлар, шуңа мондый җыю барлыкка килде, – дип аңлатты Республика суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе Марат Тимерҗанов. Аның сүзләренчә, яраклылык вакыты чыккан реагентларны студентларга өйрәтү өчен медицина университетына тапшыру иң зирәк карар булачак. 

Дәүләт сатып алуларын тормышка ашырганда Судмедэкспертиза бюросы бердәнбер тәэмин итүче белән бертөрле товар, эш, хезмәтләрне сатып алу буенча 1,4 млн. сумлык килешүләр (сатып алуларны «бүлү») төзегән. Моннан тыш, www.zakupki.gov.ru сайтында гомуми күләме 1,3 млн. сумлык контрактлар үтәлеше турында мәгълүмат урнаштырылмаган. 

Аудитор тарафыннан шулай ук штатларның табиб персоналы белән тәэмин ителеше – 53%, урта буен медперсонал белән 64% тәшкил ителү билгеләп үтелде. Кадрлар дефициты турында берьюлы ике урында эшләүчеләрнең күп булуы да сөйли. Табиблар арасында әлеге коэффициент 2016-2017 елларда – 1,9, урта буын медицина персоналы арасында 1,6 тәшкил иткән. Табибларның күп өлеше – пенсия яшенә җитеп килүчелүр (50-54 яшьлекләр).

– Судмедэксперт өчен 50 яшь – яшьлек чоры, – дип чыгыш ясаучы белән килешмәде Марат Тимерҗанов. – Бюрога эшкә килүче белгечләр озак – олы яшькә җиткәнче эшли. Судмедэксперт бит ул – тар белгечлеккә ия булган табиб түгел, ул кардиолог та, токсиколог та, гинеколог та... Алар – безнең учреждениенең «миләре»!

Әмма суд-медицина экспертизасында олы яшьтәге кадрларны ничек кенә мактамасыннар, җитәкче сүзләренчә, яңарту буенча эш алып барыла. «2016-2017 елларда безгә эшкә Россиянең башка регионнарыннан 12 белгеч килде, күптән түгел тагын икене алдык – алар Бөгелмә районына китте», – дип тәгаенләде Республика суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесе. 

Утырышка чакырылган Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Руслан Гатин аңа: «Судмедэкспертиза бюросы каршында эшләп килгән ритуаль хезмәт күрсәтү фирмалары узган еллардагыча һаман «ашап ята»мы?» дигән сорау бирде.

– Безнең территориядә бернинди дә коммерциячел оешмалар юк. Бердәнбер арендалаучы – халыкка ритуаль кирәк-яраклар сата торган кечкенә бер кибет. Безнең профиль булмаганлыктан, аны калдырырга булдык, чөнки кайвакыт кешеләргә урында ук нәрсә дә булса сатып алырга туры килә, – дип аңлатты М.Тимерҗанов.

Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча чаралар күрү өчен Республика суд-медицина экспертизасы бюросы җитәкчесенә күрсәтмә юлланды. Административ хокук бозу билгеләре табылган ачыкланган фактлар буенча материаллар ТР Финанс министрлыгына җибәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча мәгълүматны Татарстан Республикасы Прокуратурасына һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына юлларга карар кылынды.

 
ФОТО

Документлар