21.06.2018

21 июньдә V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 39 нчы утырышында Татарстан Хисап палатасының 2017 елда эше турында Хисап кабул ителде.

Аны депутатларга Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, узган елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча югары технологияле медицина җиһазларын куллануның нәтиҗәлелегенә мониторинг, ә Дәүләт Советы йөкләмәсе буенча балалар бакчалары төзелешенә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтка, шулай ук медицина учреждениеләрен һәм льготалардан файдаланучыларны дарулар һәм медицина билгеләнелешендәге эшләнмәләр белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты чараларын куллануны тикшерү уздырылуын хәбәр итте. Бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә үткәрелгән өч аудит йомгаклары буенча тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр тармак министрлыкларына һәм республика Хөкүмәтенә җибәрелде.  

Шулай ук республика Хисап палатасының узган елда гомуми күләме 2 млрд. 40 млн. сум булган бозулар ачыклавы да билгеләп үтелде. Иң зур күләм дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итү һәм аңардан файдалану (848 млн. сум), бухгалтерлык (бюджет) исәп-хисабы (620 млн. сум), дәүләт һәм муниципаль сатып алулар (200 млн. сум).өлкәсенә туры килә.  

Административ хокук бозулар турында 160 беркетмә төзелде, 72 вазыйфаи затка җәза бирелде, өчесе биләгән вазифаларыннан азат ителде. Гомуми күләме 1,2 млн.сум булган штраф салынды. «Караклык» һәм «Вазыйфаи вәкаләтләрдән законсыз файдалану» маддәләре буенча 3 җинаять эше кузгатылды. 

– Бозуларның кайбер төрләре һәм аларның нәтиҗәләрен юкка чыгару мөмкин түгел, – дип нәтиҗә чыгарды Альберт Вәлиев, – мондый хәлләрдә тәэсир итүнең нәтиҗәле формасы булып вазыйфаи бурычларын тиешле дәрәҗәдә башкармауда гаепле затларга карата административ, дисциплинар һәм башка җаваплылык чаралары куллану тора. 

Рәис урынбасары билгеләп үткәнчә, Хисап палатасы эшенең мөһим өлеше булып башкарма хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлек, республика прокуратурасы, хокук саклау һәм башка тикшерү органнары белән тыгыз хезмәттәшлек тора. 

«Республика Хисап палатасы, бигрәк дә профилактика эшенә аерым игътибар биреп, бюджет чаралары һәм дәүләт милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, бюджет чыгымнарын оптимизацияләүнең резервларын ачыклауга юнәлгән», – дип ассызыклады Альберт Вәлиев.

Документлар