18.06.2018

14 июньдә Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбәрәков Ммонополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең чираттагы ачык тыңлауларында катнашты.

Фикер алышу тикшерү темасы булып монополиягә каршы һәм реклама законнары өлкәсендә Россиянең Татарстандагы ФМКХИ хокуклар куллану практикасы нәтиҗәләре, шулай ук регион территориясендә дәүләт сатып алулары турында законнар торды. Дискуссиягә хакимиятнең республика һәм муниципаль органнары, тикшерү органнары вәкилләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук дәүләт (муниципаль) хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хокук мөнәсәбәтләре субъектлары вәкилләре чакырылган иде. 

Монополиягә каршы органның монополиягә каршы законнарны бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан чыгымнар күләмен ачыклау белән бәйле мәсьәләләре буенча позициясе; җирле үзидарә органнары җибәрә торган типик бозулар; рекламаны трансляцияләү өлкәсендә бозулар һәм дәүләт (муниципаль) хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хокук бозулар тикшерелде. 

Илнур Мөбәрәков үзенең чыгышында республика Хисап палатасының дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен заказларны урнаштыру һәм үтәү вакытында бюджет чараларыннан файдалануны тикшерү эшчәнлеге турында сөйләде, сүз шулай ук Хисап палатасы тикшерүләре барышында ачыклана торган монополиягә каршы законнарны һәм конкуренцияне яклау турында законнарны бозу билгеләре булган фактлар, Татарстан ФМКХИ белән хезмәттәшлек турында барды. 

- 2016-2017 елларда һәм 2018 елның 1 кварталында Хисап палатасы дәүләт (муниципаль) хаҗәтләре өчен сатып алулар белән бәйле гомуми күләме 318,3 млн. сум булган бозуларны билгеләде. Әлеге вакыт аралыгы эчендә Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе адресына 9 тикшерү буенча ачыкланган бозулар белән бәйле булган материаллар җибәрелде. Аерым фактлар буенча монополиягә каршы законнарны бозу билгеләре буенча эшләр кузгатылды, – дип хәбәр итте аудитор. 

Ул шулай ук дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен сатып алулар өлкәсендә бюджет чараларыннан файдаланганда тискәре икътисадый, социаль һәм башка нәтиҗәләргә китерә торган превентив чаралар һәм бозуларны киметү максатында Татарстан Республикасында Дәүләт тышкы финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы эшчәнлеге кысаларында Хисап палатасының Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрне тәэмин итү өчен товарлар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә тикшерү системасын оештыру буенча методик күрсәтмәләр, шулай ук дәүләт финанс тикшерүе органнары ачыклый торган бозулар һәм кимчелекләрне анализлау һәм системалаштыру нәтиҗәләре буенча ел саен актуальләштерелә торган бәяләмә әзерләве турында мәгълүмат җиткерде. Бәяләмәнең аерым бүлеге сатып алулар өлкәсендә бозуларны ачыклау мәсьәләләренә багышланган. Әлеге документлар белән республика Хисап палатасының сайтында, Ведомствоара координацияләү советы эшчәнлегенә багышланган бүлектә танышырга мөмкин.


Документлар