20.05.2018

20 майда Хисап палатасы хезмәткәрләреннән торган төркем Татарстанның җиңел атлетика буенча төп стартында – казан марафонында катнашты.

Россия күләмендә оештырылган йөгерүчеләр бер үк вакытта стартка чыккан «ЗаБег» бөтенроссия стартының бер өлеше булган «Казан марафоны – 2018» илдәге иң массакүләм ярышларның берсе булды: быел биредә 10,5 меңгә якын кеше катнашты.

Катнашучылар тәкъдим ителгән дүрт дистанциянең берсен сайларга хокуклы иде. Йөгерүне үз итүчеләрнең күбесе иң җайлы – өч чакрымга сузылган араны сайлады. аның маршруты Казан Кремле стеналары тирәсеннән уза һәм дистанцияне узган чакта спортчыларга Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарын күрергә мөмкинлек бирә. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм марафонның хөрмәтле кунагы рәтендә «Матч ТВ»ның генераль продюсеры Тина Канделаки белән бергә әлеге араны юехнең хезмәткәрләр Игорь Вилков, Максим Косоруков, Александр Костин, Айдар Мостафин, Илдар Сәлимов, Регина Курбинова, Яна Сигал и Алинә Фәрхуллина да узды.

Ә Алексей Андреев (10 чакрым) һәм Дмитрий Максимов (21,1 чакрымга сузылган ярыммарафон) озынрак юлны сайлады һәм, үз максатларына ирешеп, шул араны уңышлы узды!

Документлар