16.05.2018

16 майда Казан Кремлендә узган ТРда коррупциягә каршы тору эшен көйләү Комиссиясе утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кайбер министрлык җитәкчеләрен һәм муниципаль район башлыкларына тәнкыйть белдерде.

2017 елда минус тамгасы белән билгеләп узылганнар арасында – республиканыд Сәламәтлек саклау министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Министрлар Кабинеты Аппараты, шулай ук Балтач, Балык Бистәсе һәм Тукай муниципаль районнары. Президент сүзләренә караганда, аларның һәрберсендә коррупция күренешләрен кисәтү буенча тиешле чаралар күрелми. 
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда коррупцион җинаятьләр күренешен киметү өчен күп төрле эшләр башкарыла. Ул ел дәвамында коррупция белән көрәшү өлкәсендә ачыкланган җинаятьләр санының 1380нән 800 гә кадәр кимүе хакында сөйләде, шулай да аерым җинаять эшләренең киң иҗтимагый яңгырашка ия булуын искә төшерде: «Боларның һәрберсе республика имиджы һәм халыкның хакимияткә карата ышанычына тискәре басым булып тора», – диде ул.
Президент дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып-алулар, дәүләт һәм муниципаль милектән куллану, аукцион процедураларын иң проблемалы өлкә дип атады. Соңгылары бик еш очракта я бозулар белән үткәрелә, я бөтенләй үткәрелми. 
«Нәтиҗәдә бюджет тиешле чараларны алып җиткерми. Аларны, яңа проектларга зыян китереп, башка чыганаклардан җәлеп итәргә туры килә. Шулай итеп, нәтиҗәдә беә җинаятьләр санының һәм социаль киеренкелек арту килеп чыга», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты фикеренчә, коррупция белән катырак көрәшергә кирәк. Мондый төр хокук бозулар ихтималын барлыкка китерә торган шартларны ук юкка чыгару мөһим.  
Аннан соң чыгыш ясаган Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов эшчәнлекнең һаман да югары коррупция куркынычлары зонасында кала биргән әлеге проблемалы өлкәләрдән конкрет мисаллар китерде. «Мәсәлән, Югары Ослан, Сарман, Питрәч, Бөгелмә, Зәй һәм Чистай муниципаль районнарында җир кишәрлекләренең шактый өлеш арендага бирелгән һәм, сатулашулар үткәрмичә, тормышка ашырылган», – дип хәбәр итте ул .
Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә бюджет чаралары хисабына сатып алынган җиһазларны озак вакыт дәвамында кулланмау очраклары ачыклана.
Шулай, Республика клиник хастаханәсендә өч елдан артык вакыт дәвамында, беренче чиратта,  операция бүлмәләрен һәм реанимация бүлекчәләрен тоташтыру өчен каралган дизель-генератор җайланмалары эксплуатациягә кертелмәгән. Җайланма Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча катгый чаралар кабул иткәннән соң гына эшли башлады. 
Татарстан Республикасы бюджетыннан патриотик һәм хәрби тәрбияне тормышка ашыру өчен бүлеп бирелгән чараларны куллануга карата үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Тәтеш, Кама Тамагы, Чирмешән, Чистай, Минзәлә муниципаль районнарында урнашкан кадет мәктәпләрендә гомуми күләме 14 млн. сумлык килешүләр сатулашулар үткәрелмичә генә төзелгәнлеге ачыкланды. 
Шулай ук мәктәпләрдә бер үк исемдәге азык-төлек продуктларына сатып алу бәяләренең шактый дәрәҗәдә аерылуы билгеләнгән. Шулай, Васильево кадет мәктәбендә карабодай килограммы 27 сумнан сатып алынган булса, Минзәләдә – 66 сумнан, әфлисун, груша, алма һәм киптерелгән җиләк-җимешләр учреждениеләр тарафыннан 2 мәртәбә аерылып торган бәя белән сатып алынган. 
А.Демидов сүзләренчә, коррупциягә каршы тору буенча эш алып барганда игътибарга лаек булырга тиешле тагын бер мәсьәлә – ул гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатен карау. 
«Ялган, гаделсезлек, законсызлык, коррупцион тутык һәм ришвәтчелек, үз илеңә битарафлык һәм гражданнар ихтыяҗына игътибар бирмәү кебек күренешләр тотрыклылыкны юкка чыгара»,  – дип ул, халыкның иң авыр мәсьәләләрен чишәргә өндәгән гадел таләпләренә карата игътибарлы мөнәсәбәт күрсәтү кирәклегенә басым ясаган Россия Президенты Владимир Владимирович Путин сүзләрен мисал итеп китерде. 
Ел саен Хисап палатасына килә торган мөрәҗәгатьләрнең 40 проценттан артыгында гариза бирүчеләрнең алар очрашкан коррупцион хокук бозулар яки җинаятьләр турындагы фикере бар. 
- Гражданнар тарафыннан вәкаләтле органнарга мөрәҗәгать юллау халык тарафыннан дәүләт институтларына карата ышаныч арту, көнүзәк мәсьәләләр буенча аралашуга әзерлек, һәм иң мөһиме – актив гражданлык позициясе булу турында сөйли. Моңа шулай ук Хисап палатасы эшчәнлеге, үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм күрелгән чаралар турындагы мәгълүматның һәркем өчен ачык булуы да ярдәм итә, – дип ассызыклады Алексей Демидов. Һәм Гомумроссия халык фронтының региональ бүлекчәсе аша кергән Биектау муниципаль районының Семиозерье авыл җирлегенең Озерный торак пунктындагы күлне чистарту буенча тиешле эшләр башкармау фактын тикшерүне үткәрү үтенече белән язылган гаризаны мисал итеп китерде. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә мәгълүмат расланды, җинаять эше ачылды. 

Документлар