15.05.2018

15 майда Татарстан Хисап палатасына Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» кафедрасының «Study-tour 2018 – Россия Федерациясендә региональ идарә тәҗрибәсе» дип аталган күчмә инновацион белем бирү проектында катнашучылар килде.

Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты һәм Дәүләт идарә университеты студентларыннан торган зур төркем «Дәүләт һәм муниципаль идарә» кафедрасы вәкилләре белән бергә безнең республикага дәүләт һәм муниципаль идарәнең Татарстан моделе белән якыннанрак танышу өчен килгән. Визит программасы республика Президенты Аппараты, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Дәүләт заказы агентлыгы эшчәнлеге белән танышуны күздә тота. Мәскәү студентлары шулай ук «Иннополис» махсус икътисадый зонасын һәм «Туполев» ААҖ филиалы булган С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды.
Хисап палатасында алар Татарстан Республикасы тышкы дәүләт финанс тикшерүе органы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында белә алды.
Республика тышкы дәүләт финанс тикшерүе органының төзелү этаплары турында презентация күрсәткәннән соң, кунакларга Хисап палатасының тикшерү-ревизия һәм экспертиза-аналитика эшчәнлеге нигезләре турында сөйләнде. Ә аннан соң «сорау-җавап» вакыты җитте, бу вакытта очрашуны алып баручы – Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиевка бер сәгатьтән артык вакыт дәвамында төрледән-төрле сорауларга җавап бирергә туры килде. Студентларны, мәсәлән, Россия Хисап палатасы белән үзара мөнәсәбәтләр, федераль һәм региональ тикшерү-хисап органнары арасында «буйсынучанлык вертикале» кирәкме-юкмы дигән мәсьәләләр, күчмә тикшерүләр вакытында инспекторларның ни дәрәҗәдә якланган булуы, Хисап палатасының үзен кем тикшерүе һәм башка бик күп сорауларга җаваплар кызыксындырды. 

Документлар