09.05.2018

9 май иртәсендә Татарстан Хисап палатасы хезмәткәрләре Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе составында Архангел зиратына барды. Анда Коткаручы солдат һәйкәленә, союзчы армияләрнең Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил хәрбиләренә аталган истәлекле билгегә чәчәк һәм веноклар салынды.

Иң куркыныч һәм дәһшәтле сугыш корбаннары истәлегенә багышланган чарада республика парламенты һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары,  Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, партия, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. 

Веноклар кую чарасы коралдан пулясыз залп бирү белән бергә алып барылды, шулай ук Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды. 

Документлар