05.05.2018

5 май көнне Татарстан Республикасы Хисап палатасы хезмәткәрләре традиция буенча «Урман утырту көне» республикакүләм табигатьне саклау акциясендә катнашучылар рәтенә басты.

Урман ресурсларын торгызу нияте белән үткәрелгән әлеге язгы акциядә республиканың барлык муниципаль районнары да бик теләп катнашты. Казан халкы Спортның ишү төрләре үзәге янында, шулай ук Казан янындагы урман хуҗалыгының өч мәйданчыгында агач утыртты. Хисап палатасы хезмәткәрләре Казан янында урнашкан Матюшино урман хуҗалыгының урман массивына барып, анда 595 нарат үсентесе утыртты. Акция үткәрү барышында республикада гомум күләме 600 гектардан артык мәйданда барлыгы 2,5 млн. яшь агач һәм куак утыртылды.

Документлар