03.05.2018

23 апрельдә Татарстан Хисап палатасында Россия Герое очучы Рәфәгать Хәбибуллинның тол хатыны Рәмилә Хәбибуллина һәм Мәскәү язучысы Раиса Родионова булдылар.

Көньяк хәрби округының 55 нче аерым вертолет полкы командиры полковник Хәбибуллин 2016 елның 8 июлендә Хомс провинциясенең Пальмира шәһәре янында Россия ХКК төркеменең Сириядәге хәрби операциясе вакытында һәлак була. Вафатыннан соң аңа Россия Герое дигән мактаулы исем бирелә. 

Узган ел Краснодар краенда хезмәт командировкасы вакытында Хисап палатасы Рәисе А.Демидов Р.Хәбибуллин хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды. Ә Татарстан Хисап палатасында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан «Шундый һөнәр бар – Ватанга хезмәт итү!» темасына чарасы булып узды. Әлеге чарада коллективның барлык әгъзасы өлешләренә сугыш заманы авырлыклары тигәннәрне һәм тыныч вакытта Ватаныбыз киңлекләрендә кайчагында хәтта үзләренең гомерләре хисабына безне саклаучы авыр һәм мактаулы хәрби хезмәттәгеләрне искә алды. Шундый батырларның берсенә – Рәфәгать Хәбибуллинга багышланган фильмны караганнан соң, башлангыч профсоюз оешмасы профкомы рәисе, Хисап палатасының җыелма бүлеге башлыгы Альбина Гыйлаҗева билгеләп үткәнчә, барлык хезмәткәрләр дә полковник Хәбибуллинның гадәти тормышта да, көнкүрештә дә нинди якты Кеше, сугышта батыр һәм тәвәккәл, үз Ватанының чын патриоты булуын аңладылар. 

Раәмилә Хәбибуллина Хисап палатасының барлык коллективына һәм аның Рәисе Алексей Демидовка ирен истә тотканнары һәм яшь буынны тәрбияләүдәге ярдәмнәре өчен олы рәхмәтен җиткерде. 

Язучы Раиса Родионова Рәфәгать Хәбибуллин һәм аның батырлыгына багышланган «Живая боль памяти» дип аталган китап туплаубуенча эшләве турында сөйләде. Китап әзер инде. Татарстан Республикасы Президенты белән очрашу вакытында аны татар теленә тәрҗемә итү һәм алга таба Казанда ике телдә бастыру турында килешенде.  


ФОТО
 

Документлар