17.04.2018

Татарстан Хисап палатасы 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узган вакыт аралыгында мәҗбүри медицина иминиятләштерүендә катнашучылар буларак иминият медицина оешмаларының эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү буенча тикшерү чарасын тәмамлады.

Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре республика программасы кысаларында ел саен 39 млрд. сум чамасы акча бүленә. Әлеге чараларның максатчан һәм нәтиҗәле файдалануын даими тикшерүдә тота торган Хисап палатасы ММИ Фонды тарафыннан Татарстанда медицина учреждениеләрен финанслауның тотрыклы эшли торган системасы барлыкка килгәнлеген билгеләп үтә.

Татарстанда яшәүче халыкның 90 проценттан артык өлеше иминиятләштерелгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе һәм «Чулпан-Мед» иминият компаниясе тикшерү объектлары булып торды.

Иминият оешмалары дәвалау учреждениеләренә медицина ярдәме күрсәтүнең күләмнәрен, вакытларын, сыйфатын һәм шартларын тикшерү уздырганда ачыкланган бозулар өчен санкцияләр куллана. 2016 елда «АК БАРС-Мед» ҖЧҖдә медицина-икътисадый экспертизалар күләменең 4 процентка артуы ачыкланган бозуларның 7,8 процентка артуына китерде. Үз чиратында, «Чулпан-Мед» ҖЧҖ дә медицина-икътисадый экспертизалар саны 12,7 процентка кыскарды, шул рәвешле, ачыкланган бозуларның саны да 1,4 процентка кимеде. 

Гомуми күләмдә иң зур чагыштырма авырлыкны медицина ярдәме күрсәтү вакытында җибәрелгән бозулар алып тора: «АК БАРС-Мед» та – 81%, «Чулпан-Мед» та – 65%, шуларның 16,5% и 27% өлеше – медицина документациясен хаталар белән рәсмиләштерүгә бәйле бозулар. Медицина ярдәмен алу мөмкинлеген чикли торган бозуларның өлеше 0,1% тан артмый.

Күрсәтелгән медицина хезмәтләренең тиешле сыйфат дәрәҗәсендә  булмаган өчен дәвалау учреждениеләренә иминият компанияләре тарафыннан тикшерелгән вакыт аралыгы эчендә 312 млн. сум күләмендә штраф салынды. Әлеге чараларның бер өлеше (63,6 млн. сум) медицина ярдәмен түләүгә китмәгән, ә коммерциячел иминият оешмалары карамагында калган. 

Хисап палатасында бюджеттан югалтуларны бетерү өчен җитәкчеләрнең, дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләре медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү вакытында штраф санкцияләре кулланудан китеп, республика Сәламәтлек саклау министрлыгына халыкка медицина ярдәме күрсәткәндә сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренең шәхси җаваплылыгын ачыклау мәсьәләләрен карау максатка ярашлырак булыр иде дип саныйлар.

Тикшерү материалларында шулай ук иминиятләштерелгән затларның хокукларын яклауны тормышка ашыру куркынычлары да билгеләп үтелә. 2017 елның 1 гыйнвареннән иминият вәкилләре хезмәте оештырылды. Иминиятләштерү медицина оешмасы белгечләре гражданнарны аларга медицина ярдәме күрсәткән вакытта озата баруны тормышка ашыру, аларга күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатына экспертиза ясау өчен бурычлы. «АК БАРС-Мед» Иминият компаниясе» ҖЧҖдә бер вәкилгә – 58 мең граждан, «Чулпан-Мед» Иминият компаниясе» ҖЧҖ дә 33 мең граждан туры килә. Һәм бу аерым иминият вәкиленә норматив эш йөкләүләрнең нигезләнгән исәпләүләре булмавын һәм иминият вәкилләренең аларга тапшырылган йөкләмәләрне үтәмәү куркыныч булуын дәлилли.

Сүз уңаеннан, Россия Хисап палатасының күптән түгел шуңа охшаш экспертиза-аналитика чарасы, мисал өчен, Алтай краеның иминият компанияләренең берсендә иминият вәкиле 782 мең иминиятләштерелгән затка хезмәт күрсәткәнлеген ачыклады. Һәм Татьяна Голикованың ведомствога гомуми бәясе буенча «АК БАРС-Мед» һәм «Чулпан-Мед» 19 финанс ягыннан аеруча тотрыклы медицина иминият оешмалары исәбенә керә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү материаллары Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фондына һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде. 

Документлар