16.04.2018

16 апрельдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясе Питрәч муниципаль районында бюджет чараларын файдалануның нәтиҗәләре турында хисапны раслады.

Аудит 2015, 2016 еллар һәм 2017 елның 9 ае вакыт аралыгы өчен уздырылды. Тикшерелгән чараларның гомуми күләме 1 739,7 млн. сум тәшкил итте. Гомуми күләме 119,2 млн. сум булган бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды.   

Тикшерүгә җитәкчелек иткән аудитор Сергей Колодников хәбәр иткәнчә, муниципаль сатып алуларны тормышка ашыру вакытында гомуми күләме 15,4 млн. сум булган бозулар ачыкланган. Мәсәлән, «Плюс» Сәүдә йорты Питрәч авылындагы мәдәният-спорт комплексына гомуми бәясе 4,5 млн.сум булган кино җиһазлары һәм тамашачылар кәнәфиләрен контрактта билгеләнгән вакытларда китермәгән.  

Бухгалтерлык кимчелекләре гомумән алганда 37,3 млн. сум тәшкил итә. Тупас хаталар очраклары буенча гаепле вазыйфаи затларга карата административ хокук бозулар турында 8 беркетмә төзелде. 

Аудитор Сергей Колодников сүзләре буенча, иң зур әһәмияткә ия булган бозулар муниципаль җирләрне арендалау һәм аннан соң сату белән бәйле. Мисал буларак районның торак пунктлары территорияләрендәге җир кишәрлекләрен (10 сутыйдан алып 15 сутыйга кадәрле зурлыктагы) арендалауның 49 килешүен һәм аннан соң сату-алуны китерде. «Бер генә дәгъва кылучы булу сәбәпле һәм аренда килешүендә арендалана торган кишәрлектә күчемсез милек объектлары төзүне тыя торган шарт булганга күрә, бәйге уздырылмый. Ләкин әлеге шарт соңыннан килешүләрдән төшерелеп калдырыла. Шулай итеп, төзелгән аренда килешүләренең шартларын үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен сатуның бәйге процедураларыннан китү нәтиҗәсендә, безнең алдан санаулар буенча, район бюджетына 42 млн. сум чамасы чара керми калган», – диде аудитор.

Башка бозулар да булган. Шулай, 2009 елда район башкарма комитеты Яңа Шигали авылы янындагы авыл хуҗалыгы билгеләнелешендәге җирләр категориясендәге 48 га кишәрлекне Павлов А.П. га 49 ел вакытка һәм елына 1900 сум аренда түләве белән арендага бирә. Ләкин 2010 елда кишәрлекне арендалау хокукы 400 сумга М.З. Хәйруллинга күчерелә. Тикшерү вакытына арендаланган җир аерым кишәрлекләргә бүленгән була, анда торак йортлар төзелә. Интернет челтәрендәге белдерүләр буенча бу кишәрлекләрнең кайберләр, бәясе 1000 кв. м өчен 800 мең сумнан сатуга куелган. 

Аудитор яңгыраткан фактлар утырышта катнашкан ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы урынбасары Иван Гущинны кызыксынды. Ул Сергей Колодниковтан материалларны җентекләбрәк өйрәнү өчен үзенә җибәрүен сорады һәм, район башлыгына мөрәҗәгать итеп, өстәп куйды: «Яңа җитәкче буларак, Сезгә муниципалитетка өстәмә финанслау кирәклеген аңлау кирәк. Питрәч районы өчен керемнең төп чыганакларының берсе булып җир сату һәм арендага бирү тора. Шуңа күрә Хисап палатасы ачыклаган бозулар тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итү һәм аңлаешсыз схемалар буенча хокуксыз бирелгән һәм алынган җир кишәрлекләрен кире кайтаруга чакыру булып тора.

Күптән түгел генә муниципаль район башлыгы итеп билгеләнгән Илһам Кашаповка элеккеге җитәкчелек өчен җавап тотарга туры килде: «Хисап палатасы ачыклаган бозуларның 80 процентын юкка чыгардык инде, һәм әлеге эш дәвам итә. Ул минем шәхси күзәтүем астында. Икенче кварталда бу мәсьәләне чишеп бетерәбез». 

- Сез тәртип урнаштыра алырсыз, һәм Питрәч районы синдромы тарихка күчәр дип ышанам, – дип акссызыклады Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. 

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Питрәч муниципаль районы башлыгы адресына Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Җирдән һәм милектән файдалануның мөмкин булган җинаять билгеләре күренә торган фактлары турында материаллар РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә тапшырыла. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла. 

Документлар