16.04.2018

16 апрельдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендәге утырышында Лениногорск муниципаль районында 2016-2017 еллар эчендә бюджет чараларын һәм милектән файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чаралары районның 10 учреждениесе һәм оешмасын үз эченә алды, гомуми күләме 79 млн. сум булган бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды (тикшерелгән чараларның гомуми күләменең 2,7%ы). Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар суммасының 82%ы юкка чыгарылырга тиеш. 

- Җирле бюджет җир һәм мөлкәт өчен аренда түләвен 5 млн сум күләмендә алып бетермәгән, шуларның 4,4 млн. сумын вакыт узган бурыч тәшкил итә,  – дип билгеләп үтте районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан җир һәм милек арендаторларыннан бурычны кире кайтарту буенча йомшак эш алып барылуын аудитор Сергей Колодников.

Тикшерү материалларында шулай ук юл куелган җирле бюджет чараларын нәтиҗәсез файдалану да күрсәтелә. Шулай, 2016 елның декабрендә район башкарма комитеты «Ялтау агрофирмасы» ҖЧҖ дуңгыз комплексы төзелешен башлап җибәрү өчен кирәк булган Керкәле авыл җирлеге районында хайваннар каберлекләренең санитария-саклау зонасын кечерәйтү буенча проект эшләү өчен  «Татленпроект» ҖЧҖ нә 2,1 млн. сум акча күчерә. Проект эшләре 2016 елның ноябрендә тапшырыла, әмма чынлыкта аларга ихтыяҗ булмый, чөнки әлегә кадәр комплекс төзелеше башланмаган.

Муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалану өлкәсендә бозулар 33,9 млн. сум күләмдә тәшкил итә. Шулай, «Төзекләндерү, төзелеш һәм юл хуҗалыгы» МУП районның Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының тиешле рөхсәтеннән башка гына гомуми бәясе 6,6 млн. сум булган торак булмаган биналар һәм транспорт чараларыннан файдаланган. 

Шулай ук районның гомуми белем бирү учреждениеләре кулланылуында районның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының тиешле рөхсәтеннән башка гына гомуми бәясе 24,4 млн. сум булган Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгыннан һәм Мәгариф һәм фән министрлыгыннан үзәкләштерелгән тәэмин итүләр барышында алынган оргтехника, мебель, мәктәп җиһазлары була. 

Муниципаль заказны тормышка ашыру вакытында аерым бозулар җибәрелә. Шулай, Лениногорскта Заварыкин урамы буенча дамбаны карап тору һәм агымдагы ремонт буенча «Төзекләндерү, төзелеш һәм юл хуҗалыгы» МУП башкарган 480 мең сумлык эшләрнең акты шәһәр башкарма комитеты тарафыннан әлеге эшләрне башкаруга муниципаль контракт белән бер үк көндә имзаланган. Аудитор сүзләре буенча, бу эшләрнең чынбарлыкта муниципаль контракт төзелгәнче үк башкарылуын раслый.

Бухгалтерлык хисаплылыгын алып бару һәм төзү буенча бозулар 36,1 млн. сум күләмендә ачыклана. Җибәрелгән тупас бозулар очраклары буенча районның дүрт учреждениесенең вазыйфаи затларына карата административ хокук бозулар турында биш беркетмә төзелде.  

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча Лениногорск муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелә. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла. 

Документлар