16.04.2018

Татарстан Республикасы Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендәге утырышында Тәтеш муниципаль районында 2015-2017 еллар эчендә бюджет чараларын һәм милекне файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Билгеләп үткәнчә, район дотациядә яши. Тикшерелгән вакыт аралагында бюджетара трансфертларның гомуми күләме 1 153 млн.сум тәшкил итә, бу керемнәрнең гомуми структурасының 70%ы дигән сүз. Әлеге чаралар тулы күләмдә тикшерелде. 

Гомуми күләме 73,5 млн. сум булган бозулар ачыкланган. Алар бюджет формалаштыруга һәм үтәлешенә, бухгалтерлык исәп-хисабы һәм хисаплылыгына, муниципаль милек белән идарә итү һәм аннан файдалануга, муниципаль сатып алуларга кагыла. 

Тикшерүгә җитәкчелек иткән аудитор Илнур Мөбәрәков районда бюджет чараларының нәтиҗәсез файдаланганлыгын хәбәр итте. Шулай, кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең чыгымнарын каплауга, гамәлдәге хаҗәт 920 мең сум гына булса да, республика бюджетыннан 4,3 млн. сум җәлеп ителчәк. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча калган чаралар республика бюджетына кире кайтарыла. 

- Районда шактый гына күләмдә – 9 млн. сумга якын – гражданнарның үзара салым чараларын җәлеп итеп, мәсьәләләрне чишү өчен бүлеп бирелгән бюджет чаралары калдыгы бар. Әлеге чаралар, аерым очракларда, 3 елдан артык файдаланылмыйлар, – дип билгеләп үтте аудитор. 

Моңардан тыш, әлеге исәп хисабына гамәлдә башкарылмаган һәм китерелмәгән хезмәтләр һәм эшләр өчен акча түләнгән. Мәсәлән, Жуково авылындагы паркны төзекләндерү вакытында яктырту, бордюр ташларын кую, брусчатка салу буенча эшләр башкарылмаган. Шундый ук фактлар Кошки-Новотимбаево авылында мәйданны, Тәтеш шәһәре янындагы чишмәне төзекләндерү вакытында да ачыклана. Түләүләрнең гомуми күләме 884 мең сум тәшкил итә. 

Тикшерү барышында подрядчыларның берсе җирле бюджетка 285 мең сум акчаны кире кайтарды, 162 мең сумга материаллар белән тәэмин итте. 

Кошки-Новотимбаево авылында мәйданны төзекләндерү буенча хезмәтләрне башкармаган һәм 280 мең сум акча алган «Тере шәһәр» фирмасына карата тикшерү материаллары РФ нең Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитетына җибәрелде. 

Бухгалтерлык исәп-хисабының регистрларында җир, күчемсез милек объектлары өчен аренда түләве буенча бурычлар чагылыш тапмаган. Бухгалтерлык исәбен алып баруны тупас бозу фактлары буенча административ хокук бозулар турында 7 беркетмә төзелде.

- 39 млн.сумлык бозуларның иң зур күләме муниципаль милектән файдалану белән бәйле, – дип сүзен дәвам итте И.Мөбәрәков. – Аерым алганда, муниципаль биналардан нәтиҗәсез файдалану очраклары ачыклана. 19 кирәк булмаган объектның бәясе 20 млн. сум тора. Тикшерү вакытына алар файдаланылмый, аерым очракларда – 3 елдан артыграк. Аларны тиешле рәвештә тотмау милекне югалтуга китерергә мөмкин. 17,6 млн. сумлык башка муниципаль милек – коммуналь техника, су белән тәэмин итү челтәрләре, квартиралар – килешү мөнәсәбәтләре урнаштырмыйча гына коммерциячел оешмалар һәм гражданнар тарафыннан файдаланыла. 

Моннан тыш, бюджет чаралары хисабына алга таба файдаланылмый торган материаллар сатып алына. Шулай, Тәтеш шәһәре башкарма комитеты тарафыннан тикшерү вакытына инде елдан артык файдаланылмаган 1 млн. сумнан артык сумга металлопрокат алынган. Аны яңадан санау барышында 23 мең сумлык җитешмәүчәнлек ачыклана, соңрак ул зыян капланган.

Тәтеш районы территориясендә, очучысыз техника кулланып, ком һәм балчык чыгару буенча карьерларны рөхсәтсез казулар нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз файдалануның 4 очрагы ачыкланды. 

Муниципаль район башлыгы Рәмис Сафиуллов тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларның 90 процентының инде юкка чыгарылуын хәбәр итте. «Гражданнарның үзара салымы буенча җәлеп ителгән чаралары белән килеп чыккан мәсьәләләр дә чишелә. Өч ай эчендә биредә тәртип урнаштырабыз, һәм моның турында шәхсән үзем сезгә хәбәр итәчәкмен», – дип вәгъдә итте ул Хисап палатасы Рәисенә.  

Тикшерү чарасы материаллары буенча Тәтеш муниципаль районы башлыгы адресына күрсәтмә җибәрелде. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз файдалану, карьерларны рөхсәтсез казу фактлары буенча тикшерү материаллары Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына һәм Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенә җибәрелә. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына тапшырыла. 

Документлар