06.04.2018

6 апрельдә Татарстан Республикасында Дәүләт финанс тикшерүе буенча Ведомствоара координацияләү советының чираттагы утырышы узды.

Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин Хөкүмәткә республика прокуратурасыннан кергән документка бәйле рәвештә Советка монополиягә каршы законнарны һәм сатып алулар турындагы законнарны бозуга каршы тору буенча  өстәмә чаралар турындагы мәсәләләрне карау турында тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. 

–  Прокуратура мәгълүматында күрсәтелгән бозуларның төрләре безгә таныш кына түгел, агымдагы тикшерү эшчәнлегендә без аларны даими ачыклыйбыз, – дип билгеләп үтте үзенең кереш чыгышында ВКС рәисе Алексей Демидов. – Бу – конкуренция процедураларыннан китү, контрактларны ваклау, милекне сатулашулар үткәрмичә арендага бирү, башкарылмаган эшләр күләме өчен бюджеттан түләүләр. Мондый фактлар, кагыйдә буларак, бюджет чыгымнарының артуына китерә, дәүләт институтлары һәм җирле үзидарә органнарының абруена тискәре йогынты ясый. 

Мондый бозуларны кисәтү максаты белән Координацияләү советы тарафыннан: 

- Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә тикшерү системасын камилләштерү буенча методик тәкъдимнәр;

- Сатып алулар өлкәсендә тикшерү системасын оештыру буенча  методик тәкъдимнәр эшләнде. 

Профилактикалау, аңлату һәм кисәтү эше алып барыла, шул ук вакытта әлеге өлкәләрдә законлылык торышы өстәмә идарә карарлар чагыруны таләп итә. 

Дәүләт һәм муниципаль сатып алулары, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә бәйле хокук бозулар һәм җинаятьләрне ачыклау һәм туктату буенча кабул ителә торган чаралар турында мәгълүмат белән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Зарипов чыкты, ул дәүләт (муниципаль) сатып алулары өлкәсендә чиновникларның эре эшмәкәрлек һәм криминалитет вәкилләре белән сүз берләштерү, тикшерелә торган коммерциячел структуралар өчен конкуренциячел өстенлекләр булдыру тенденциясе саклануын билгеләп үтте.  

– Контракт системасы турында законнарны бозулар иң кимендә аерым вазыйфаи затларның, заказчыларның, җирле үзидарә органнарының үз вазыйфаларын тиешле дәрәҗәдә башкармауларын, ә иң күбе – алар һәм тәэмин итүче/башкаручы яисә дәүләт һәм муниципаль милеккә дәгъва итчеләр арасында алдан уйланылган явыз килешү булуы, ягъни коррупция юнәлешендәге җинаять билгеләре турында сөйли, – дип ассызыклады А.Демидов.  

ТР буенча ЭЭМ ның Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Тимур Минушев бу өлкәдә 2017 елда ачыкланган җинаятьләрнең башлыча заказчы һәм подрядчының бюджет чараларын урлау максатында үзара килешүенә, вазыйфаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануына, хезмәт дәрәҗәсеннән файдаланып караклык кылуга, шулай ук эшмәкәрләр арасында максатчан рәвештә килешергә омтылышларына бәйле икәнлеген раслады.

– Сатып алулар өлкәсендә тышкы финанс тикшерүе органнары тормышка ашыра торган аудитның үзенчәлеге сатып алуларның нәтиҗәсенә бәя бирүдә – ягъни, бозу барлыкка килүгә һәм дәүләт милкенә зыян килүгә күренә, – дип теманы дәвам итте А.Демидов.  – Китереп чыгарылган бозулар өчен гаепле затлар җаваплылыкка тартыла, иҗтимагый интересларны торгызу һәм яклау буенча чаралар күрелә. Шулай булса да, бозуларны шунда ук күреп алу өчен «чынбарлык» режимында тикшерү кирәк. Бюджет чараларын куллануның, дәүләт һәм муниципаль милектән файдалануның башлангыч этапларын ведомство ягыннан тикшерү тармак компетенциясен башкара торган министрлыкларга йөкләнелгән. 

Эчке финанс тикшерүе хезмәте эшен Финанс министрлыгы анализлый. ТР ФМ Казначылык департаменты директоры урынбасары Альберт Садретдинов фикере буенча, бюджет чараларының төп администраторлары финанс тикшерүе нәтиҗәләрен карау йомгаклары буенча карарлар кабул итми, гаеплеләрне чын җаваплылыкка тарту механизмы тулы күләмдә тормышка ашырылмый. 

Татарстан Республикасы Прокуроры урынбасары Марат Долгов бозуларның, сатып алулар турындагы законнарны санга сукмауның һәм субсидияләр бирү механизмын кулланып, бюджет чараларын тоткан вакытта конкуренциянең югары куркынычларына һәм фактларына күрсәтте.  

– «Субсидия» сүзе булган барлык җирдә дә ниндидер уңай булмаган әйберләр барлыкка килә, кайда булса да янәшәдә генә криминал урын алырга омтыла, – дип билгеләп үтте Марат Долгов. 

Фикер алышулар йомгаклары буенча дәүләт (муниципаль) финанс тикшерүе органнарына, хокук саклау органнарына контрактлар үтәлешенең тулылыгын һәм үз вакытында булуын тикшерүне көчәйтергә, үзара хезмәттәшлек формаларын камилләштерү буенча өстәмә чаралар кабул итәргә тәкъдим ителде. 

Әлеге юнәлештә Монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе инициативасы буенча Совет Заказларны урнаштыру өлкәсендә хокук саклау органнары һәм дәүләт финанс тикшерүе органнарының үзара хезмәт итешү тәртибе турында килешүен актуальләштерергә карар бирде. 

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Груничев билгеләп үткәнчә, 2014 елның 1 гыйнвареннән гамәлгә кергән «Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар, хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» Федераль законы Килешү төзелгән вакыт аралыгында гамәлдә булган актлардан шактый аерылып тора.  

ВКС әгъзалары ачыклана торган бозулар, коррупция билгеләре һәм җинаять составы булган фактлар турында тикшерү, күзәтчелек һәм хокук саклау органнары арасында мәгълүматлар алмашу тәртибенә «ревизия» кирәклеген таныдылар. Бу эш белән кызыксынган органнар вәкилләреннән төзелгән эшче төркем шөгыльләнәчәк.  

Совет гамәлдә булган практика буенча финанс-бюджет өлкәсендә ачыклана торган характерлы бозулар һәм кимчелекләргә күзәтүне үз эченә алган 2017 елда эш йомгаклары буенча яңартылган Бәяләмәне раслады. 

Документта тикшерү Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсе, республика Прокуратурасы, Федераль Монополиягә каршы хезмәт идарәсе, Хисап палатасы, республика Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм Министрлар Кабинетының Икътисад, финанслар һәм дәүләт милке белән идарә итү идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре йомгакланган һәм системалаштырылган. 

Бәяләмә кисәтү максатында ел саен республика министрлыкларына, ведомстволарына һәм муниципаль берәмлекләренә җибәрелә.


Документлар