05.04.2018

5 апрельдә Хисап палатасында хезмәткәрләр өчен 2017 ел эчендә үзеңнең, шулай ук хатыныңның (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр биргәндә килеп чыга торган аерым мәсьәләләр һәм хәлләрне аңлату максатында өйрәтү семинары булып узды.

Хисап палатасы оештыру бүлегенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире Ольга Вафина аңлатмасы буенча әлеге белешмәләрне тутыру кагыйдәләрендә һәм формаларында билгеле бер үзгәрешләр килеп чыкты, 2018 елда Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан аларны тутыру буенча Методик тәкъдимнәр эшләнде. 

Барлык яңалыклар, узган елларда белешмәләр биргәндә ачыкланган хаталар һәм кисәтүләр турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең Татарстан Республикасы дәүләт вазифаларын башкаручы затларның керемнәре, чыгымнары, милке һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында белешмәләр белән эшләү буенча секторы мөдире Салават Рәхимов сөйләде.  

Хисап палатасы хезмәткәрләрен шулай ук 2018 елда үткәрелгән 2014, 2015, 2016 еллар өчен мәгълүматларның дөреслеге һәм тулылыгын тикшерү нигезендә керемнәр турында мәгълүматны анализлау нәтиҗәсендә ачыкланган хаталар белән таныштырдылар. 

Семинар азагында С.Рәхимов дәүләт гражданлык хезмәтен башкара торган затлар тарафыннан вазыйфаи бурычларын башкарган чакта яклар конфликтына китергән яки китереп чыгару ихтималы булган шәхси кызыксынучанлык килеп чыгу хакында хәбәр итү тәртибе турында аңлатма бирде.



Документлар