02.04.2018

2 апрельдә аудитор Азат Вәлиев һәм Хисап палатасының инспекторлар составында эшләүче берничә белгеч ТНВ каналындагы «Яңа гасыр мөнбәре» («Трибуна нового века») телевизион программасы катнашучылары булды.

 

Бер сәгать дәвамында турыдан-туры эфирдан студия кунаклары Татарстан базарында җитештерелә, китерелә һәм тормышка ашырыла торган азык-төлек сыйфатына караган мәсьәлә турында фикер алышты.

Тапшыруны алып баручы Гөлнара Тимершинаның «Татарстан Республикасы Хисап палатасы үз тикшерүләре вакытында  дәүләт һәм муниципаль учреждениеләргә сыйфатсыз азык-төлек продуктлары китерү очраклары белән очрашамы?» дигән соравына җавап итеп Азат Вәлиев шуны билгеләп үтте: аерым очракларда контракт шартларына туры килми торган, шул исәптән бәя, сорт буенча кимчелекле, шулай ук тиешле ветеринар документлары һәм маркировкасы булмаган продуктлар китерү ачыкланган. 

Әлеге очраклар буенча тикшерү материаллары Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча Идарәсенә һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелгән.

Азык-төлек сатып алу һәм туклануны оештыруга бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын куллануның нәтиҗәлелеген тәэмин итү мәсьәләләре Татарстан Республикасында дәүләт финанс тикшерүе мәсьәләләре буенча Ведомствоара координацияләү советы утырышында даими карала, диде алга таба аудитор. Бозуларны кисәтү максатыннан Совет ел саен дәүләт һәм муниципаль заказчылар игътибарына җибәрелә торган типик бозуларга күзәтү җиткерә

Өч ел элек Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү буенча республика Комиссиясе утырышында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов игътибарны социаль өлкә учреждениеләренә азык-төлек продуктларын китергәндә килеп чыга торган пробемаларга юнәлткән иде. Ул министрларга, муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итте. Аерым мисаллар ярдәмендә кайбер җитәкчеләрнең артык узынуын һәм әлеге юнәлеш буенча бюджет чараларын куллануда тәртип урнаштыру кирәклегенә басым ясады. Бу юнәлеш турыдан-туры балаларга, ветераннарга, авыруларга һәм халыкның башка категорияләренә карый бит. Әлеге сүзләр киң иҗтимагый яңгыраш тапты һәм тикшерү һәм күзәтчелек органнары тарафыннан өстәмә игътибар җәлеп итүгә этәргеч булды. Бүгенге көндә бюджет өлкәсендәге учреждениеләр тарафыннан азык-төлек продуктлары сатып алу өлешендәге бозулар сизелерлек күләмдә кимеде, диде Азат Вәлиев үз чыгышын тәмамлап.   


Документлар