22.02.2018

22 февральдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендә узган утырышында 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узган вакыт аралыгында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы һөнәри сәнгать учреждениеләренең эшчәнлеген тәэмин итүгә бүлеп бирелгән республика бюджеты чараларын куллануны тикшерү йомгаклары расланды.

Учреждениеләрне финанслау «2014-2020 елларга театр сәнгатен үстерү» һәм «2014-2020 елларга концерт оешмаларын һәм башкару сәнгатен үстерү» республика подпрограммалары кысаларында тормышка ашырылды. 

Финанс-хуҗалык эшчәнлеген чыгып тикшерүләр республиканың өч һөнәри сәнгатьнең учреждениесендә: Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрында уздырылды. Тикшерү вакыт аралыгы эчендә бюджет финанслау күләме 1 252, 2 млн. сум тәшкил итте:

52,3 млн. сумлык бозулар ачыкланды (тикшерелгән чаралар күләменең 4,1%), шуларның зур өлеше бухгалтерлык исәбен алып бару, бухгалтерлык (финанс) хисапларын төзү һәм тапшыру буенча хаталар аркасында килеп чыккан. Тикшерү йомгаклары буенча ачыкланган бозуларның 97 процентын юкка чыгарырга кирәк. 

Г.Камал исемендәге театрда электр-яктырту цехында яктылык буенча штаттагы рәссамнар булганда ялланган яктыртучыларга 489 мең сум өстәмә акча түләнгән. 

В.И. Качалов исемендәге Казан ЗДТ да театр хезмәткәрләре туклана торган буфет һәм ашханәне урнаштыру өчен чит коммерциячел оешмаларга баланс бәясе 1,4 млн сум булган биналарны арендага бирү буенча операция чагылыш тапмаган. 

Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында бәясе 45,6 млн. сум булган С.Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залыннан килешү буенча алынган торак булмаган биналар чагылыш тапмаган..

Ревизорлар шулай ук 304 кв. метр мәйданлы һәм баланс бәясе 3 млн. сум булган ике катлы ГСО административ бинасының да нәтиҗәсез файдалану фактын билгеләп үттеләр. Бинаның техник торышы канәгатьләнерлек түгел, капиталь ремонт таләп ителә. Аудитор билгеләп үткәнчә, учреждение республика Мәдәният министрлыгына файдаланылмый торган бинада ремонт эшләрен финанслау кирәклеге турында күп тапкырлар хат юллаган. Ләкин бүгенге көнгә аны хуҗалык әйләнешенә тарту өчен кирәк булган чаралар кабул ителмәгән.  

– Без оркестрга әлеге биналарның кирәклеген беләбез, бу – аның репетицияләр үткәрә торган мәйданчыгы, – дип аңлатты мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова. – Әмма бина бик иске, аңа җитди ремонт кирәк. Аны тикшерү тәмамланды, ай эчендә Министрлар Кабинетына мөрәҗәгать итү өчен финанс яктан нигезләмә әзерлиячәкбез.  

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча республика Мәдәният министрлыгына күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары ТР Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар