22.02.2018

Татарстан Хисап палатасы 2014-2016 елларда һәм 2017 елның 1 яртыеллыгында республика Фәннәр академиясенә гамәли фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен бүлеп бирелгән республика бюджеты чараларын куллануның нәтиҗәлелегенә аудитны тәмамлады.

Әлеге вакыт аралыгында ТР Фәннәр академиясе субсидияләр рәвешендә 1 млрд. 87,3 млн. сум акча ала. Оештыручы ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан фәнни тикшеренүләрнең темалары һәм юнәлешләре Фәннәр академиясенә җиткерелми. 2014-2017 елларга республика Министрлар Кабинеты тарафыннан 2012 елда расланган «Татарстан Республикасында фән, технологияләр һәм техниканы үстерүнең өстенлекле юнәлешләре исемлеге» нигезендә дәүләт бурычын Фәннәр академиясе президенты мөстәкыйль раслый.   

ТР Фәннәр академиясенең еллык планнарын формалаштыру өчен нигез булып торган исемлекне анализлау аны, Президентның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасында билгеләнгән юнәлешләрне һәм ел саен инновацияле меорандумнарда эшләнә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары белән раслана торган юнәлешләрне истә тотып, актуальләштерүнең зарурлыгын күрсәтте. 

Хисап палатасы тарафыннан тәкъдимнәр кертелде, һәм Фәннәр академиясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча советның чираттагы утырышында тиешле үзгәрешләрне һәм өстәмәләрне кертте. Аннан соң актуальләштерелгән «Фән, технологияләр һәм техниканы үстерүнең өстенлекле юнәлешләре исемлеге» 2017 елның 14 декабрендә кул куелган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары тарафыннан расланды.  

– Аудит барышында без Фәннәр академиясе башкара торган аерым хезмәтләрнең бәясен билгеләргә мөмкинлек бирә торган эшләнгән нормативларның булмавын ачыкладык, – дип билгеләп узды аудитор Сергей Колодников. – Шулай итеп, Академиягә бүлеп бирелә торган республика бюджеты чаралары күләме планлаштырыла торган фәнни-тикшеренү эшләре күләменә «бәйләнмәгән».  Ә финанс елын тәмамлаганда чараларның шактый күләме файдаланылмыйча калу (бюджет финанславының еллык күләменең 7 проценттыннан 11 процентына кадәр) факты учреждениеләрнең чыгымнарын планлаштыру вакытында резервлар булуы турында сөйләргә мөмкинлек бирә. 

Аудит Фәннәр академиясенең структура бүлекчәләрендә штаттагы фәнни хезмәткәрләрнең саны 2014 елда 370 кешедән – 2016 елда 293 кешегә кадәр кимүен күрсәтте. Өлешчә тенденция 2014 елда фәнни учреждениеләрне Академиягә кушу юлы белән һәм шул сәбәпле тикшеренүчеләр штатын кыскарту белән аны үзгәртеп оештыруга бәйле.  Шул ук вакытта Академия аппаратында һәм аның структура бүлекчәләре булып санала торган институтларда фәнни хезмәткәрләрнең саны төп эш урыннары башка фәнни оешмаларда булган 0,1 дән 0,8 гә кадәр берәмлек ставкалары буенча тышкы ике эштә эшләүчеләрне җәлеп итү хисабына штатлылар саныннан күпкә артып китә.  

Фәннәр академиясе җитәкчелеге аңлатмалары буенча, тышкы ике эштә эшләүчеләрне күп җәлеп итү фәнни эшчәнлекнең аерым өлкәләрендә тар белгечләрнең җитмәве белән аңлатыла. 

Фәнни хезмәткәрләрнең уртача яше 2014 елда 42,6 яшьтән  2016елда  45,4 яшькә кадәр арта. Шул ук вакытта 39 яшькә кадәр булган фәнни хезмәткәрләрнең саны ике ел эчендә  12% ка (155 кешедән 136 кешегә кадәр) кимегән. 

Аудитор тагын берничә статистик хисаплау нәтиҗәсен җиткерде: 

- бер фәнни хезмәткәргә туры килә торган басмалар саны 60% ка арткан; 

- бер фәнни тикшеренү уздыруга киткән бюджет чыгымнары 17,4 процентка кимегән (2014 елда 4,5 млн. сум булса, 2016 елда – 3,7 млн. сум);

- Академия хезмәткәрләре арасында фәннәр кандидатлары һәм докторлары саны – 195 тән 227 гә кадәр, ә фәнни дәрәҗәләре булган хезмәткәрләр өлеше 53% тан 78% ка кадәр арткан. Шул ук вакытта әлеге вакыт аралыгы эчендә якланган докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре саны 37% ка (62 дән 39 эшкә кадәр) кимегән.

Теркәлгән уйлап табуларга патентлар саны 2 берәмлектән (2014 елда) 7 гә кадәр (2016 елда) арткан. Шул ук вакытта практикада кулланылыш тапкан тикшеренүләрнең өлеше 67 проценттан 61% процентка кадәр кимегән. Аспирантура тәмамлаган һәм Академия бүлекчәләрендә эшләргә калган затларның саны ике тапкыр кимегән. Фәнни хезмәтләр авторлары булган аспирантлар саны да 37% ка кимегән.  

– Кызганычка каршы, яшь буынның фән белән кызыксынуы элеккеге кебек түгел. Әмма безнең потенциалга элеккегечә сорау бар әле, – диде ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов. 

Ул шулай ук учреждениене реорганизацияләүнең шактый катлаулы узуын һәм Хисап палатасы уздырган анализның кайбер әйберләргә башкача карарга ярдәм итүен билгеләп үтте. 

Финанс аудиты нәтиҗәләренә килгәндә, аудитор сүзләре буенча, ачыкланган бозуларның гомуми күләме 11,8 млн. сум тәшкил итә, шуларның 4,5 млн. сумы – дәүләт милке белән идарә итү һәм аннан файдалану өлкәсендә. 

Шулай итеп, тикшерү вакыты аралыгы эчендә Ислам тикшеренүләре үзәге тарафыннан бәясе  208 мең сум булган видеоконференцсистема файдаланылмаган. Академия складында 120 мең сумлык хаҗәте булмаган фәнни әдәбият булуы ачыкланды. 

2016 елда Академия «Болгар археология экспедициясе» ҖЧҖ белән «Татарстан Республикасы тарихи атласы» китабының оригинал-макетын булдыру өчен материаллар әзерләүгә һәм Ислам археологиясенең халыкара конгрессын үткәрүгә ике килешү төзи.  Килешүләр суммасына академия тарафыннан 1,1 млн. сум күләмендә НДС кертелгән һәм түләнгән, ә шул ук вакытта ҖЧҖ аның түләүчесе булып тормый. 

Академия «Россия фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» ФДУндә арендалана торган торак булмаган биналар өчен 300 мең сум артык акча түләгән. 

Уздырылган аудит нәтиҗәләре турында хисап – Министрлар Кабинетына, күрсәтмә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенә җибәрелә. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына тапшырыла.

Документлар