12.02.2018

12 февральдә парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча парламент комитеты Татарстан Хисап палатасының республика шәһәрләрендә һәм районнарында балалар бакчалары төзелешенә, реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтка бюджет акчаларын куллану турында хисабын тикшерде.

Нәтиҗәләре Хисап палатасы Коллегиясендә декабрь уртасында расланган тикшерү йомгаклары турында Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев хәбәр итте. Ул республикада балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау гомумән алганда 3 яшьтән 7 яшькә кадәр булган балаларга мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итү мәсьәләсен чишәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. Проблема эре шәһәрләрдә актуаль, авылларда балалар бакчалары чынбарлыкта барлык нәниләргә дә җитәрлек инде. Яслеләр буенча мәсьәләне чишәргә кирәк, чөнки чиратта торучыларның иң зур чагыштырма авырлыгы – 92 проценты яшь ярымнан алып 3 яшькә кадәрге ясле яшендәге балаларга туры килә. 

Берничә учреждение буенча аерым эшләрнең бәясен 1,8 млн. сум күләмендә арттырып күрсәтү фактлары ачыкланды. Аерым объектларда тикшерү шактый гына төзелеш кимчелекләрен тапты, арзан җиһазлар һәм түбән сыйфатлы инвентарь кайтару ачыкланды.  

– Бүгенге көнгә авыл территорияләре буенча мәсьәлә чишелде, чиратлар Казан һәм Яр Чаллыда саклана, – дип билгеләп узды Дәүләт Советы Комитеты рәисе Леонид Якунин. – Әмма төп проблема шунда: Хисап палатасы хисабы буенча без балалар учреждениеләре төзелешен һәм капиталь ремонтын кимчелекләр һәм җитешсезлекләрсез башкара алмыйбыз. Хисап палатасының икенчел тикшерү булуын, беренчел тикшерү мәгариф һәм төзелеш министрлыклары ягыннан булырга тиеш икәнлеген билгеләп узам. Монда игътибарсызлык күрәм.  

Кайбер депутатлар төгәллек кертте – бозулар үзләштерелгән чараларның 1 процентыннан кимрәк тәшкил итә, һәм бу яхшы нәтиҗә. 

– Бер процент та – процент бит, һәм без, бюджет комитеты буларак, процентны да, сумны да санарга тиеш, – дип, Л.Якунин Төзелеш министрлыгын нольле күрсәткечкә омтылырга чакырды. 

Төзелеш министры урынбасары Айрат Гатиятов, Төзелеш министрлыгыннан су үтә торган түбәләр һәм башка бозулар өчен җаваплылыкны төшермичә, гамәлдә барлык дәгъваларның да бетерелүен ассызыклады.  

– Балалар бакчаларына ремонт программасы дәвам итә, – дип өстәде ул, – ел саен мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонтка 3 миллиардтан артык акча салына, шуның өстенә бездә «Торак» федераль программасы буенча балалар бакчалары төзелә. Хәзер яңа программа буенча ясле группалары буенча чиратны бетерү мәсьәләсе җентекләп өйрәнелә.  

Ишеткәннәре белән канәгатьләнеп, комитет әгъзалары Хисап палатасы хисабын игътибарга алырга карар кабул итте.

Документлар