10.02.2018

10 февральдә Хисап палатасы хезмәткәрләре Россиянең барлык эре шәһәрләрендә уза торган традицион массакүләм чаңгы ярышында катнашты.

Казанда чаңгы ярышлары өчен барлыгы өч мәйданчык әзерләнгән иде: Горки-Әмәт урман паркы, Казансу елгасының Гаврилова урамы янындагы тугае һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы тирәсендәге урман массивы. Аларның һәрберсендә гади казанлылар белән беррәттән «Россия чаңгы юлы» ярышына республика һәм муниципаль оешмалар җитәкчеләре дә чыкты.

Барлык мәйданчыкларда иҗади коллективлар тарафыннан оештырылган күңел ачу чыгышлары катнашучыларга һәм тамашачыларга күңелсезләнеп утырырга мөмкинлек бирмәде. Шулай ук кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйлану мөмкинлеге дә оештырылган иде.


Документлар