08.02.2018

8 февральдә Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында депутатлар 2015-2017 елларда медицина учреждениеләрен һәм гражданнарның аерым категорияләрен дарулар, медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр белән тәэмин итүгә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын файдалануны тикшерү нәтиҗәләре турында Татарстан Хисап палатасы хисабын тыңладылар һәм аның буенча фикер алыштылар.

Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерү чарасы республиканың Дәүләт Советы йөкләмәсе  буенча үткәрелде. Ул 2017 елда региональ регистрда торучы льгота алучыларның саны 17 563 кә кимүен хәбәр итте. Аның фикеренчә, бу бушлай дарулар һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләр белән тәэмин ителешкә хокуклары булган затлар регистрын актуальләштерүгә бәйле. Шулай итеп, льгота алучылар саны 324 448 кеше тәшкил итте, ә иң зур өлеше шикәр диабеты белән авыручыларга (24,9%), онкологик чирләр (8,9%), бронхиаль астма (8,8%), офтальмология авырулары (7,5%), туберкулез (7%) белән авыручыларга, шулай ук беренче өч яшькә кадәрге балаларга (35,2%) туры килә. 2015-2017 елларга финанслау күләме 2,6 млн. сум тәшкил итте. Алга таба аудитор түбәндәгеләрне хәбәр итте: 2015-2016 елларда «Таттехмедфарм» предприятиесе тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән төзелгән контрактларда каралган күләмнәрдән 53 млн. сумга артыграк дәвалау препаратлары китерелгән. Шулай итеп, министрлыкның кредит бурычларын арттыруга китерә торган лимитлардан артык йөкләмәләре барлыкка килү куркынычы бар. Хисап палатасы уздырган халыктан социаль сораштыру рецепт язуы алу өчен ай саен поликлиникага килү зарурлыгы дару чараларына льготалар алуда төп кимчелек булып торуын күрсәтте, моның турында гражданнарның 39%ы фикере сөйли.  Респондентлар шулай ук дару чараларын китерүдә өзеклекләр һәм аларның ассортименты кимүен (17%), поликлиника һәм даруханәләрнең тору урыннарыннан ерак урнашуын (9%) да сәбәп итеп күрсәткән. Сораштыручыларның гомуми саныннан өчтән ике өлеше кирәкле дару чараларын тулы күләмдә  ала. 15 проценты дару чараларын китерүдә өзлеклекләр булу сәбәпле тулы күләмдә ала алмый. Льготалы дару чаралары булмаган очракта сораштыручыларның 51 проценты аларны үз хисабына сатып ала, 49 проценты – алмый. 

«Таттехмедфарм» ДУП генераль директоры Олег Әкбәров аңлатканча, финанслау кытлыгы чынлап та бар. Бу диспансеризацияләү барышында татарстанлыларда яңа авырулар тапканнан соң ачыкланды. «Безнең медицина оешмалары тарафыннан яңа ачыкланган авыруларга өстәмә гаризаларын тулы күләмдә эшкәртергә мөмкинлекләребез юк. Нәтиҗәдә гражданнар тулысынча тискәре нәтиҗәләр ясыйлар», –  диде ул. 

Республика Хисап палатасы тарафыннан предприятиенең аерым очракларда медицина учреждениеләре хаҗәтләре өчен аларны куллануның яраклылык вакыты бик аз калган дару препаратлары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне сатып алуны тормышка ашыруын билгеләп үтелде. Шул ук вакытта 21 млн. сумлык алынган препаратларның бер өлеше тотылмаган, һәм аларның яраклылык вакыты чыгу сәбәпле гамәлдән чыгарылган. Өстәвенә 8,2 млн. сумлык дарулар складларда ята, чөнки алар клиникаларга кирәк түгел. Ләкин яраклылык вакытының чикләнгән булуы сәбәпле,  аларны тиздән гамәлдән чыгарырга кирәк булачак. 

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, республика Хисап палатасы әзерләгән доклад проблемалы мәсьәләләрнең бик күп калуын күрсәтә: «Дарулар белән тәэмин итү инде ничә еллар халык, льгота алучыларда ризасызлык тудыра һәм сорау туа, ни өчен без шул вакыт эчендә әлеге проблеманы чишә алмыйбыз?»

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева дарулар белән льготалы тәэмин итү актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала ди. «Акчалата компенсацияне сайлаучы пациентларның өлеше республикада 66,9 процент тәшкил итә. Әлбәттә, бу Идел буе федераль округы буенча күрсәткечкә караганда күпкә кимрәк. Ягъни пациентлар, акчалата компенсацияне сайлап, программадан акчаны «читкә алып китәләр». Шуңа күрә федераль льгота алучыларны тәэмин итү проблемасы нәкъ менә шуңа бәйле», – диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда шулай ук депутатлар Алексей Созинов, Татьяна Воропаева һәм Рифат Ганибаев, ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская да катнашты.

Хисап палатасы мәгълүматын исәпкә алып, Дәүләт Советы Комитеты Сәламәтлек саклау министрлыгына «Таттехмедфарм» ДУП белән берлектә дару препаратлары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрне федераль законнар буенча контрактлар нигезендә сатып алуларны үткәрергә, охшаш продукциягә товар  китерүчеләрдәге бәяләрне анализлау уздырырга тәкъдим итте. Ә дару препаратлары һәм медицина билгеләнешендәге эшләнмәләрнең санын киметү максатында халыкның соравын исәптә тотып сатып алырга кирәклеген ассызыклады. 


Документлар