08.02.2018

8 февральдә Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция рәвешендә «2016-2017 елларда хәрби комиссариатлары булмаган территорияләрдә беренчел хәрби исәпкә алу буенча вәкаләтләрне тормышка ашыруга бүлеп бирелгән субвенцияләрне куллануны анализлау» уртак экспертиза-аналитика чарасына әзерлек буенча укыту семинары узды.

Билгеләп үтелгәнчә, моңа кадәр әлеге юнәлеш буенча хәрби ведомствода тикшерү үткәрелмәгән булган. Тикшерүне 2087 объектта, шул исәптән РФ Оборона министрлыгының финанс һәм вәкаләтле органнарында да үткәрү күздә тотыла. Экспертиза-аналитика чарасында шулай ук Россиянең 61 субъектында эшли торган тикшерү-хисап палаталары, шул исәптән республиканың кайбер муниципаль районнарындагы авыл җирлекләренә карата мөстәкыйль экспертиза-аналитика гамәлләрен тормышка ашыру йөкләнелгән Татарстан Хисап палатасы катнашачак. 

Россия Хисап палатасы вәкилләре алда бердәм программа буенча тормышка ашырылачак эшнең төп аспектлары турында, нинди юнәлешләр буенча уртак тикшерүләр оештырып булу хакында, Оборона министрлыгына субвенцияләр бирү схемалары турында сөйләде.

Документлар