29.12.2017

Хисап палатасы коллективы спорт буенча елга нәтиҗәләр ясады.

Хисап палатасы коллективында барлыкка килгән сәламәт яшәү рәвеше традицияләре 2017 елда да республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге спорт чараларында иң актив катнашучылар булырга мөмкинлек бирде. Күпләр гаилә әгъзалары белән берлектә яңадан «Россия чаңгы юлы»нда һәм «Милләтләр кроссы»нда катнашты. Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасында, алдагы еллардагы кебек үк, коллектив командасы 9 спорт төре буенча дусларча, әмма мавыктыргыч спорт ярышларында Хисап палатасын лаеклы тәкъдир итте. Республика министрлыклары һәм ведомстволарының 32 командасы арасында алтынчы урын яуланды. Бигрәк тә шатлыклы хисләр, һичшиксез, җиңел атлетика буенча ярышларда узган елгы «бронза» уңышының кабатлануы һәм бадминтон буенча турнирда рәттән бишенче җиңү белән бәйле.

Документлар