19.12.2017

19 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясенең Алексей Демидов рәислегендәге утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кушуы буенча үткәрелгән 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узган вакыт аралыгында балалар бакчалары төзелешенә, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт үткәрүгә бүлеп бирелгән бюджет акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында әлеге вакыт аралыгы эчендә балалар бакчалары төзелешенә һәм капиталь ремонт үткәрүгә 9,9 млрд. сум чара бүлеп бирелгән. 11 440 урынга 81 балалар бакчасы төзелде, 227 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә (МББУ) ремонт ясалды дип хәбәр итте аудитор Азат Вәлиев.  

Утырышта билгеләп үтелгәнчә, республикада соңгы өч ел эчендә урыннар саны 14 792гә (8,2%), шул исәптән Татарстан башкаласында - 6 318 (12,4%) артты. Бу яңа төзелешләр, балалар бакчаларын урнаштыру өчен биналарны реконструкцияләү һәм гамәлдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә өстәмә төркемнәр булдыру аркасында мөмкин булды.  

Шулай булса да, балалар бакчаларына чират проблемасы бетмәде әле. Казанда – 19 166 бала, Яр Чаллыда – 6 336, Әлмәт муниципаль районында – 2 115, Түбән Кама – 1 211, Яшел Үзәндә – 977 «көтү режимында» әле. Барлыгы 33 498 бала чиратта тора, аларның 92 % ы – 3 яшькә кадәрге ясле баласы.

Республика буенча һәр 100 мәктәпкәчә урынга уртача 112 бала туры килә. Иң зур тыгызлылык – Яшел Үзән районы (100 урынга – 127,1 бала), Казанда (122,1 бала), Яр Чаллыда (119,9), Әлмәт (119,8) һәм Алабуга (119,4) районнары балалалар бакчаларында.

Тикшерү барышында гомуми күләме 1,8 млн. сум булган башкарылган эшләрнең бәясен арттырып күрсәтү ачыкланды.

Сайлап караган вакытта аерым кимчелекләр ачыкланды: МББУ дә фасадларда, биналар эчендә һәм цоколь өлешендә күзләвекләр, буяулар һәм штукатурканың катлануы, стеналарда ярыклар. Эшләми торган яисә нормадан тайпылган вентиляция системалары, төзелгән биналарның подвалларының язгы чорда һәм яңгырлар вакытында су белән тулу очраклары да ачыклана. ГИСУ тикшерүе барышында подрядчы оешмалар тарафыннан башкарып бетермәгән эшләрне юкка чыгару оештырыла.  

Тикшерү материалларында шулай ук Төзелгән МББУ проектларында эвакуацияләү чыгу юллары өстендә түбә каралмавы да билгеләп үтелә. Нәтиҗәдә, яңгыр сулары бина эченә үтә, су агып төшкән эзләр барлыкка килә, лак-буяу өслек катламланып кубарыла.

Подрядчы оешмалар тарафыннан гарантия йөкләмәләренең сакланмау очраклары да ачыклана. Мәсәлән, заказчыга һәм профильле министрлыкларга күп санлы шикаятьләргә карамастан, түбә һәм стеналардан су үтү аркасында Яшел Үзән районының Осиново авылында 5 нче номерлы «Звёздочка» балалар бакчасы бинасы җимерелә бара. Ә Казан шәһәренең Киров районында ГИСУ һәм «РСС-инжиниринг» ҖЧҖ арасындагы дәүләт контрактында ремонт эшләре тәмамлану вакыты 2017 елның 20 августында расланган булуга карамастан, 223 нче номерлы балалар бакчасы тикшерү тәмамланган вакытка файдалануга тапшырылмаган иде.

– 6 балалар бакчасында гомуми бәясе 528 мең сум булган җиһаз һәм инвентарь: уенчыклар, йомшак һәм спорт инвентаре, музыка инструментлары, юрган һәм халатлар китерелеп бетерелмәгән, – дип хәбәр итте алага таба аудитор. – Китерелгән җиһаз һәм инвентарьнең бер өлеше түбән сыйфатлы. Мәсәлән, төзелгән балалар бакчаларының күбесендә файдалануның беренче елында ук су смесительләренең 90%ы эшләми башлый. Алар төнлә шартлаган һәм бинаны су баскан очраклар да күзәтелә. Шулай ук түбән сыйфатлы балалар уенчыкларын да дәгъва күп.

2015-2016 елларда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә куелган аерым җиһаз һәм инвентарьнең бәясенә мониторинг сатып алу бәяләренең базар тәкъдимнәреннән артып китүен ачыклады. Шулай, 123 номерлы балалар бакчасына «ГРЕЙТСТРОЙ» ҖЧҖ генподрядчигы, җиһазга 63900 сум базар тәкъдиме булган вакытта, 97 500 сумлык кар җыештыру машинасын китерә.

Тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча тикшерү йомгаклары турында хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына, мәгълүмат – Бөтенроссия халык фронты Төбәк штабына җибәрелә.  

Чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына – мәгълүмат, Төп инвестиция-төзелеш идарәсенә күрсәтмә җибәрелде. Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуратурасына юллана.


 ФОТО


Документлар