19.12.2017

19 декабрьдә Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узган чорында муниципаль юл фондларын формалаштыру һәм куллануны тикшерү нәтиҗәләрен раслады.

Хисап чорында аларны финанслау күләме 3,3 млрд. сум тәшкил итте, алар тулысынча тикшерелде. Фонд керемнәре бензинга, дизель ягулыгына, мотор майларына акцизлар салудан җирле бюджетка күчерелергә тиеш булган чаралар килү хисабыннан төзелә. Һәр муниципалитет өчен чаралар килү нормативы Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон тарафыннан билгеләп куела.

Тикшерү чаралары «Татарстанның юл-транспорт комплексын тоту һәм үстерү буенча баш идарә»дә, Яшел Үзән, Питрәч муниципаль районнарының һәм Казан шәһәренең башкарма комитетларында үткәрелде.

Аудитор Азат Вәлиев билгеләп үткәнчә, башкарылган эшне кабул итү һәм аның өчен түләү буенча гомуми күләме 1,7 млн. сумлык (тикшерелгән чараларның гомуми күләменә карата 0,05%) бозулар ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларны тулысынча юкка чыгару юнәлешендә чаралар күрелгән.

«Главтатдортранс» директоры Эдуард Данилов аңлатып киткәнчә, актларда күрсәтелгән башкарылмаган эшләр күләме финанслау күләмен арттырмыйча башка белән алмаштырылган. Үз чиратында, техник яктан күзәтчелек иткән куратор дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Главтатдортранс» ДКУна тәкъдимнәр кертелде. Тикшерү материаллары республика Прокуратурасына җибәрелде. 



Документлар