19.12.2017

19 декабрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясендә карау өчен 2013-2016 еллар һәм 2017 елның 9 ае өчен Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре тәкъдим ителде.

Фикер алышу барышында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеш стратегиясе тарафыннан регионны уңышлы үстерү билгеләренең берсе булып экологик иминлекне тәэмин итү тора дип билгеләнгәнне ассызыклап үтте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Газпром» ААҖ һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ Казан филиалы арасында табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллануны киңәйтү турындагы килешү төзелде.

Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча чаралар комплексы республикада «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. Хисап чорында аны финанслау 6,6 млрд. сум тәшкил итте: 2 098 млн. сум – федераль чаралар, 639,5 млн. сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан, 16 млн. сум – муниципаль бюджетлардан һәм 3 858,5 млн. сум – бюджеттан тыш чаралар.

Дәүләт программасы кысаларында газ-мотор ягулыгында эшли торган гомуми бәясе 5,5 млрд. сумлык, шул исәптән 2,8 млрд. сум – бюджеттан тыш чаралар, 1 033 транспорт берәмлеге сатып алынган. 

Күп өлеше автотранспортка туры килә – 892 берәмлек, шуларның 728 күп һәм уртача сыйдырышлы автобуслар. Агросәнәгать комплексы өчен 141 техника берәмлеге сатып алынган.

Республиканың муниципаль районнарына газ-мотор ягулыгындагы техниканы сатып алу өчен 2 475 млн. сумлык күләмдә субсидияләр бүлеп бирелгән, шуларның 70 проценты Яр Чаллы (495 автотранспорт чарасы сатып алынган) һәм Түбән Кама (117 берәмлек) шәһәрләренә юлланган. Утырышта билгеләп үтелгәнчә, әлеге шәһәрләрдә дәүләт программасы бигрәк тә актив рәвештә тормышка ашырыла.

Дәүләт программалары чараларына шулай ук 1 298 автотехника берәмлеге газ-мотор ягулыгына җайлаштырылган, шуларның 471е – бюджет өлкәсендә.

Аудитор Азат Вәлиев чыгышыннан Татарстан территориясендә 19 автомобильләргә газ тутыру компрессор станцияләре гамәлдә булуы ачыкланды. Бу елның 9 аенда аларның уртача йөкләнеше 18,5% тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов газ-мотор ягулыгы базарын үстерү юнәлешендә Татарстанның лизинг схемасына акцент ясавын әйтеп узды. «Бу үзен аклый, чөнки бу техникага сакчыл мөнәсәбәт белән карарга ярдәм итә, – дип ассызыклады ул. – Әлеге дәүләт программасы ярдәме белән автотранспорт предприятиеләре үзләренең таркалган автопаркларын моңа кадәр мөмкинлек булмаган дәрәҗәдә яңарта башлады. Бу – экологик яктан уңышлы, икътисадый яктан отышлы, бу – шулай ук яңа эш урыннары. Алга хәрәкәт итәргә һәм этаплап тыгызландырылган табигый газдан сыекландырылган газга күчәргә кирәк».

– Әлеге мәсьәләдә Татарстан, чынлыкта, Россиядә беренче юл салучы булып тора. Безнең тәҗрибәне башка регионнар үзләренә ала, – дип ассызыклады Алексей Демидов. – Күчеш чорындагы аерым тоткарлыклар уза һәм аудит нәтиҗәсе буларак  алга таба Хисап палатасы тарафыннан республикабызда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча дәүләт программасын тормышка ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру буенча әзерләнгән тәкъдимнәр юлланды.

Бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелелеген үстерү һәм эчке финанс контроле ныгыту буенча 17 тәкдимне үз эченә алган Нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре буенча Хисап Эксперт советы тарафыннан бертавыштан расланды һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәрелде.

Тикшерү материаллары Татарстан Республикасы Прокуроратурасына юллана.


ФОТО

Документлар