15.12.2017

14 декабрдә Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов Россия Хисап палатасы Рәисе Татьяна Голикова җитәкчелегендә узган Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары Президиумы һәм Советының берләштерелгән утырышында ктанашты.

Биредә  «Россия Федерациясе субъектлары һәм муниципаль берәмлекләренең тикшерү-хисап органнарын оештыруның гомуми принциплары һәм эшчәнлекләре турында» федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдимнәре буенча фикер алышу узды. Үз чыгышында Т.Голикова тикшерү-хисап органнары турындагы региональ законнарны вәкаләтләр билгеләү өлешендә анализлау аларны билгеләүгә карата бердәм якын килү юклыгын ачыклаганлыкны билгеләп үтте. Мәсәлән, бюджет турындагы законга үзгәрешләр кертү проектына экспертиза үткәрү вәкаләте закон буенча бары тик 44 тикшерү-хисап органына гына бирелгән, калганнар исә бюджетка үзгәрешләр кертү процессына кертелмәгән. 

РФ Хисап палатасы Рәисе шулай ук региональ ТХО эшчәнлегендәге мәгълүмати яктан җитәрлек дәрәҗәдә ачык булмауга игътибар бирде. Шулай, декабрь башына Дәүләт һәм муниципаль аудит порталында 64 ТХО теркәгән, мәгълүматны исә 46 сы гына урнаштыра. 

Утырышта Россия Федерациясе субъектларының тикшерү-хисап органнары эшчәнлегенә бәя (анализ) бирү турындагы Нигезләмә, РФ Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр расланды. 

Чарада катнашучылар шулай ук Советның федераль округлардагы бүлекчәләре, Совет комиссияләренең 2017 елдагы эш нәтиҗәләрен, 2018 ел өчен ТХО Советының эш планы проектын һәм Советның федераль округлардагы бүлекчәләре һәм Совет комиссияләре эш планы проектларын тикшерде. 


Документлар