13.12.2017

13 декабрьдә ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты утырышында депутатлар Татарстан Хисап палатасының 2014-2016 елларда республиканың кадет гомуми белем бирү учреждениеләрендә патриотик һәм хәрби тәрбия үткәрүгә бүлеп бирелгән чараларны куллануга карата үткәрелгән нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турындагы хисапны тыңлады һәм шул хакта фикер алышты.

Хисап палатасы аудиторы Илнур Мөбарәков хәбәр иткәнчә, тикшерү чарасы нәтиҗәләре Хисап палатасы Коллегиясе тарафыннан 28 августта расланды. Ул шулай ук балигъ булмаган гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү һәм республиканың гражданлык һәм хәрби өлкәсендә Ватанга хезмәт итүгә әзерләү юнәлешендә «2014-2020 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән тармагын үстерү» дәүләт программасын  тормышка ашырылуының ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан финанслана торган 15 кадет гомуми белем бирү учреждениеләрендә башкарылуын билгеләп үтте. Тикшерү чорында учреждениеләрне финанслау күләме 945 млн. сум тәшкил итте, гомуми күләме 74,7 млн. сумлык бозулар ачыкланды. Сүз бер тәрбияләнүче башына туры килергә тиешле яшәүчеләр саны һәм мәйдан буенча нормативларны бозу, классларның комплектлашкан булуы, йомшак җиһаз белән тәэмин итү нормаларын үтәмәү һәм башка бозулар турында бара. 

Аудит барышында шулай ук: учреждениеләрдә туклану ярмалар, кузаклылар, макароннар һәм кондитер эшләнмәләре буенча норманы арттырып башкарыла, шул ук вакытта тәрбияләнүчеләр балык, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт продуктларын алып бетерми. Аерым кадет учреждениеләренең матди-техник тәэмин ителеше аларның чынбарлыктагы ихтыяҗына һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү учреждениеләрен уку-укыту һәм укыту-лаборатория җиһазлары белән тәэмин итүгә карата булган тәкъдимнәренә туры килми, актлар һәм тренажерлар заллары юк.

Мәсьәлә буенча фикер алышуда депутатлар Артур Абдуллаҗанов, Александр  Славутский, Мәкъзүм Сәлахов, Рифат Ганибаев, Ирек Шәрипов, шулай ук РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченко катнашты.

Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев хәбәр иткәнчә, кадет мәктәпләре республика карамагына 2014 елда күчкән, моңа кадәр алар муниипалитет балансында булган. «Безнең иң төп проблемабыз бәлки 2015-2016 елларда без әлеге белем бирү оешмаларында матди-техник яктан тәэмин итүгә һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге тәртибен тотуга җитәрлек игътибар бирмәү белән бәйледер, – дип аңлатты ул. – Ләкин хәзерге вакытта күп кенә бозулар юкка чыгарыла».

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җибәрелгән ваемсызлык өчен кем дә булса җәзага тартылдымы дип кызыксынды. 

– Васильево, Тәтеш һәм Казан кадет мәктәпләре директорлары эштән азат ителде, – диде министр урынбасары. Һәм болай дип өстәде: – Аудит нәтиҗәләре нигезендә һәр бозу буенча кадет белем бирү учреждениеләренең «юл картасы» эшләнде, шулай ук бозуларны юкка чыгару максатында ай саен кадет мәктәпләре директорлары белән очрашулар үткәрелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасында кадет белем бирү тармагын үстерү концепциясе эшләнде һәм 2018 елдан бредә тәрбияләнүчеләрне тоту нормативлары 27 процентка артачак. 

Комитет рәисе Разил Вәлиев Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән әлеге юнәлеш буенча бик җитди эш башкаруга ирешкән аудитка югары бәя бирде. Римма Ратникова шулай ук бюджет чараларын тотуга аудит үткәреп кенә калмыйча, шул ук вакытта күпкырлы мәсьәләләрне колачлаган мәсьәләләрне күтәреп чыккан Хисап палатасы аудиторларына рәхмәт җиткерде. Ул республика җитәкчелегенең шул исәптән имин булмаган гаиләләрдән килгән балалар белем ала торган кадет мәгариф учреждениеләре укучыларына аякка басып алга таба үсәр өчен мөмкинлекләр тудыруын билгеләп үтте.  

«Бүгенге сөйләшү җәмгыятьтә кадет мәктәпләренең дәрәҗәсен арттыруга кайтып кала. Димәк, кадрлар сәясәтен яңадан карап чыгарга кирәк. Аудит нәтиҗәләре буенча, Хисап палатасы тарафыннан бирелгән киңәш-тәкъдимнәрне үтәп, кадет мәктәпләрен яңа дәрәҗәгә күтәрә алсак, бу балаларның үзләре өчен дә, республика өчен дә яхшы гамәл булыр иде», – дип нәтиҗә ясады Римма Ратникова. 

Фикер алышулар нәтиҗәсе буенча Комитет ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына Хисап палатасының тикшерү барышында ачыкланган бозуларны юкка чыгару буенча тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен үтәүне контрольдә тотарга тәкъдим ясады.

Документлар