29.11.2017

2017 елның 12 декабрендә 12.00-20.00 сәгать аралыгында Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак. Татарстан Республикасы Хисап палатасында кабул итү Казан шәһәре, Пушкин урамы, 68 йорт адресы буенча башкарылачак. Алдан язылу мәҗбүри түгел.

2004 елның 7 июнендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы Хисап палатасы турында» 37-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законының 13 нче маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы Хисап палатасы түбәндәге вәкаләтләрне башкара:

1) Татарстан Республикасы бюджеты һәм Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетлары үтәлешен тикшерү;

2) Татарстан Республикасы бюджетының, Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетларының керем һәм чыгым маддәләрен үз вакытында үтәүгә карата күләм, төзелеш һәм максатчан билгеләнеш буенча оператив тикшерүне оештыру һәм үткәрү;

3) Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проектына, Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетлары турындагы законнар проектларына, шулай ук Татарстан Республикасы бюджеты турындагы законга һәм Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетлары турындагы законнарга үзгәрешләр кертү турындагы законнар проектларына экспертиза үткәрү;

4) Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы еллык хисапны, Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетлары үтәлеше турындагы еллык хисапларны тышкы яктан тикшерү һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына аларны үтәү турындагы бәяләмәләрне тәкъдим итү;

5) нәтиҗәлелек аудиты үткәрү, Татарстан Республикасы бюджеты чараларын, Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетлары чараларын һәм Россия Федерациясе законнары тарафыннан каралган башка төр чыганакларны куллануның законлылыгын һәм нәтиҗәлелеген (нәтиҗәлелеген һәм сакчыллыгын) тикшерүне оештыру һәм тормышка ашыру;

6) Татарстан Республикасының дәүләт милкендә булган мөлкәт, шул исәптән Татарстан Республикасына караган интеллектуаль эшчәнлекнең саклана торган нәтиҗәләре һәм индивидуальләштерү чаралары белән идарә итү һәм эш алып баруның билгеләнгән тәртибен үтәүне тикшерү;

7) Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган мөлкәт белән идарә итү һәм эш алып баруның нәтиҗәлелеген, Татарстан Республикасы бюджетына әлеге мөлкәт белән идарә итүдән һәм эш алып барудан чаралар керүне тикшерү;

8) Татарстан Республикасы бюджеты чаралары хисабына салым һәм башка льготалар һәм өстенлекләр бирүнең нәтиҗәлелеген бәяләү, шулай ук дәүләт гарантияләре һәм йөкләмәләр бирүнең яки Татарстан Республикасы бюджеты чаралары һәм Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган мөлкәт хисабына юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан башкарыла торган килешүләр буенча йөкләмәләрне тормышка ашыруның башка төрләре белән тәэмин итүнең законлылыгын бәяләү;

9) бюджет кредитларын, бюджет инвестицияләрен һәм дәүләт гарантияләрен алучылар тарафыннан Татарстан Республикасы бюджеты чараларын бүлеп бирү, алу, максатчан куллану һәм кире кайтару шартларын үтәүне тикшерү;

10) Татарстан Республикасы законнары һәм  Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының норматив хокукый актлары проектларына карата Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләренә, шулай ук Татарстан Республикасының озак вакытка исәпләнгән максатчан программаларына кагылышлы өлешендә финанс-икътисадый экспертиза үткәрү (финанс-икътисадый дәлилләрнең нигезлелеген дә кертеп);

11) Татарстан Республикасында бюджет процессына анализ һәм аны камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәрне әзерләү;

12) Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре бюджетларына бирелгән бюджетара трансфертларны куллануның законлылыгын, нәтиҗәлелеген (нәтиҗәлелеген һәм сакчыллыгын) тикшерү, шулай ук Россия Федерациясе Бюджет кодексы тарафыннан билгеләнелгән очракларда җирле бюджетны тикшерү;

13) Татарстан Республикасы бюджеты, Татарстан Республикасы территориаль дәүләт бюджеттан тыш фондлар бюджетлары үтәлеше барышы турында, үткәрелгән тикшерү һәм экспертиза-аналитика чаралары нәтиҗәләре турында мәгълүмат әзерләү һәм әлеге мәгълүматны Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тәкъдим итү;

14) үз вәкаләтләре кысаларында коррупциягә каршы көрәш алып баруга юнәлдерелгән чараларда катнашу;

15) тышкы дәүләт финанс тикшерүе өлкәсендә Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары тарафыннан билгеләп куелган башка вәкаләтләр.

 

Документлар