18.11.2017

18 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында узган бадминтон буенча ярышларда Татарстан Хисап палатасы командасы инде менә рәттән бишенче тапкыр беренче урынны алды.

Турнирда 25 команда катнашты. Ярышлар регламенты буенча, былтыргы кебек үк, командалар очрашуы өч уеннан: микст, хатын-кызларның ялгыз һәм ир-атларның ялгыз уеныннан торды. 

Хисап палатасын ялгыз уенчылар Алексей Андреев һәм Лилия Әмирова, шулай ук микстта Дмитрий Максимов һәм Алина Салюкова тәкъдим иттеләр. Аларны алыштырырга чыгарга Игорь Вилков, Наталья Ткачёва һәм Ксения Краснова әзер булып торды. 

Ярышларның төркем этабында 3:0 исәбе белән ике министрлык – Сәнәгать һәм сәүдә, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командалары оттырды. 

Финалның 1/8 өлешендә һәм чирекфиналда безнең бадминтончылар Финанс министрлыгы (2:0) һәм Икътисад министрлыгы (2:1) командалар уенчыларыннан көчлерәк булды.  

Ярымфинал (Министрлар Кабинеты Аппараты командасы белән) һәм финал (Президент Аппараты  командасы белән)  киеренке көрәштә узды, шулай да безнең команда ул уеннарда 2:1 исәбе белән җиңүгә иреште. Ир-атларның ялгыз уеннарында ярымфинал уены һәм финалда микст уен бигрәк тә киеренке һәм хәлиткеч булды.  

Нәтиҗәдә бадминтон Спартакиада программасына кергән барлык 5 елда да җиңүне Татарстан Хисап палатасы командасы бәйрәм итә. 1 урын өчен аңа кубок, диплом һәм медальләр тапшырылды.

Документлар