28.10.2017

26-28 октябрьдә Испаниянең Севилье шәһәрендә Европа Региональ тикшерү-хисап органнары ассоциациясенең (ЕВРОРАИ) «Электрон хөкүмәт һәм дәүләт аудиты – анализ һәм гамәлият» темасына багышланган чираттагы халыкара семинары узды. Аны Андалусия провинциясе Хисап палатасы оештырган иде.

Семинарда Россия Федерациясе делегациясе составында Рәис Алексей Демидов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Хисап палатасы вәкилләре дә катнашты. Семинар барышында алар Президент Франсуа Монти җитәкчелек иткән ЕВРОРАИ оешмасының идарә составы белән очрашты. Биредә сүз ЕВРОРАИ һәм Татарстан Хисап палатасы арасындагы алга таба үзара тәэсир итешү һәм хезмәттәшлек итү турындагы мәсьәләләр турында барды. Аерым алганда, киләсе елда Голландиядә – мәгълүмати иминлек буенча һәм Венгриядә дәүләт компанияләрендә аудит үткәрүгә багышланган халыкара семинарлар үткәрү планлаштырыла. 

Севильеда узган чарада 14 чит илнең тикшерү-хисап органнарыннан килгән 140 тан артык вәкил катнашты. Ике сессия барышында конференциядә «Региональ һәм җирле дәрәҗәдә булдырылган электрон хөкүмәт системасына аудит үткәрүдән килеп чыккан тышкы дәүләт финанс тикшерүе региональ органнары каршындагы төп каршылыклар» һәм «Тышкы дәүләт финанс тикшерүе региональ органнарында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне үстерүнең гамәли тәҗрибәсе» темалары буенча фикер алышу узды. Докладлар белән ЕВРОРАИ әгъзалары булган илләр: Австрия, Германия, Испания, Нидерланд, Польша, Россия, Франция, Швейцария, Шотландия, Уэльсның региональ тикшерү-хисап органнары вәкилләре чыгыш ясады. 

Шотландия Аудитор палатасының баш менеджеры Гемма Даймонд мәгълүмати технологияләрне үстерүгә кертелә торган дәүләт инвестицияләренә карата нәтиҗәлелек аудитын тормышка ашыру тәҗрибәсе турында сөйләде. Бюджет чыгымнарын ахыргы алучыларның фикерен өйрәнү, мәгълүмати системаларны кертү максатына ирешүне бәяләү, тикшерү-хисап органы ягыннан төгәл тәкъдимнәр әзерләү кирәклеге аерым билгеләп үтелде.

Югары Австрия Хисап палатасының Проект җитәкчесе Мартин Колмейер-Экер мәгълүмати технологияләрне кулланып дистанцион аудит үткәрүне оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Аның фикеренчә, урынга чыгып аудит үткәрүгә кадәр офиста детальле аудит уздырылырга тиеш һәм саллы сәбәпләр булган очракта гына объектларга чыгу турында карар кабул ителә. Ул, шул исәптән тикшрү чаралары нәтиҗәләре буенча электрон архивлар булдыру мәсьәләсенә аерым игътибар юнәлтте. 

Андалусия Хисап палатасы РӘисе Ангел Карраско Нуньес эчке тикшерү системасын, мәгълүмати технологияләрне керткән һәм кулланган чактагы куркынычларны бәяләүне өйрәнү кирәклегенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Мәскәү Тикшерү-хисап палатасы Рәисе урынбасары Вячеслав Литвинцев «Мәгълүматлы шәһәр» дәүләт программасын тормышка ашыру, шулай ук әлеге юнәлеш буенча нәтиҗәлелек аудиты нәтиҗәләре турында сөйләде. Мәскәүнең мәгълүмати кырына кертелгән һәм тикшерү чараларын планлаштыру, әзерләү һәм үткәрүне шактый дәрәҗәдә җиңелләштерү торган эчке аналитик контурга ия булган тикшерү-хисап палатасының мәгълүмати системасы зур кызыксыну уятты

Уэльсның Тикшерү-ревизия идарәсенең нәтиҗәлелек тикшерүе бүлеге җитәкчесе Стефен Лайл шулай ук үзләре тарафыннан кулланыла торган мәгълүматны анализлауның мәгълүмати-аналитик системасы турында хәбәр итте. 

Окситания Региональ хисап палатасы (Франция) Коллегиясе әгъзасы Ксавье Байи автоматлаштырылган финанс анализын куллану турында сөйләде. 

Польшаның Вроцлав һәм Быдгощ региональ хисап палаталары вәкилләре Джоанна Радзежа һәм Ярослав Сикора барлык региональ тикшерү-хисап органнары эшли торган бердәм интеграцияләнгән мәгълүмати программаны куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Система тикшрү чаралары нәтиҗәләре буенча мәгълүматның бертөрлелеген, җыелуын һәм анализын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. 

Семинар йомгагы буенча дәүләт органнарының ведомствоара мәгълүмати яктан үзара тәэсир итешүен көчәйтү, гражданнар өчен бюджет чараларын куллану турында мәгълүматның үтәкүренмәлелеген, мәгълүматның һәркем өчен ачык булуын тәэмин итү кирәклеге билгеләп үтелде. 

Документлар