26.10.2017

26 октябрьдә Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 33 утырышында беренче укылышта 2018 елга һәм 2019-2020 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты каралды һәм кабул ителде.

2018 елга һәм 2019-2020 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Татарстан Хисап палатасы Бәяләмәсен Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев тәкъдим итте.

Анда, аерым алганда, бюджет күрсәткечләре динамикасы, чыгымнарның аерым юнәлешләре буенча бюджет проекты күрсәткечләренең узган ел белән чагыштырганда ачыкланган тайпылышларның нигезле булуы чагылыш тапты. 

Хисап палатасы Бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, бюджетның чыгымнар өлешендә закон проектында каралган финанслау күләмнәрендә һәм 24 дәүләт программасы буенча паспортларда тайпылышлар бар. Мондый хәлнең килеп чыгуы закончылык тарафыннан каралган, программа күрсәткечләрен тәгаенләү тәртибе билгеләнгән. 

Дәүләт программаларын планлаштырылган бюджет ассигнованиеләрен истә тоткан хәлдә билгеләнгән вакыт аралыгында актуальләштерү мәсьәләсе бик мөһим булып тора. Хисап палатасы ел саен үз вакытында тиешле чаралар үткәрү кирәклеген ассызыклый. Әлеге чараларның төп максаты – аерым нәтиҗәләргә ирешү белән бергә финанс ягыннан тәэмин итү күләмнәрен яраштыру. 

Докладтан күренгәнчә,бюджет чыгымнарын тормышка ашырганда программа-максат ягыннан якын килүне башкаруның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләсе буенча Хисап палатасы Министрлар Кабинетына киләсе чор бюджетын төзегән чакта программалар үтәлешенә һәм нәтиҗәләрен исәптә тотуга системалы анализ үткәрү кирәклеге турында берничә мәртәбә әйтеп килде. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итү – бюджет чыгымнары нәтиҗәлегенең һәм аларны оптимизацияләү юнәлешен билгеләүнең кирәкле алшарты. 

Закон проекты буенча гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чаралары комплексын һәм дәрәҗәсен саклау тулы күләмдә тәэмин ителгән. 2018 елга республика бюджеты проектын төзегән чакта ачык норматив йөкләмәләрнең барлык төрләре индексацияләнгән, бюджет өлкәсендә эшләүче аерым категория хезмәткәрләрнең хезмәт хакы арты истә тотылган.

Закон проекты буенча муниципаль берәмлекләргә бюджетара трансфертлар күләме 56 миллиард сумнан артык тәшкил итә, шул исәптән акчалата 45 миллиард сум, шуларның инде 78% чарасы бүленгән инде. Бу җирле бюджетларны планлаштыру сыйфатын арттыру өчен кирәкле шартларны тәэмин итә. чараларның калган өлешен беркетү муниципаль дәрәҗәдә финанслауда катнашу күләменә бәйле. 


Документлар