19.10.2017

19 октябрьдә Хисап палатасында аның Рәисе Алексей Демидов Татарстан журналистикасы ветераны, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Зәкиев белән очрашты.

Татар юморының чын бабасы Рәшит Карип улы Зәкиев 35 ел дәвамында СССР да иң популяр юмор басмаларының берсе булган «Чаян» журналының алыштыргысыз җитәкчесе булды. Татар һәм рус телләрендә 900 мең данә тираж җыеп, хәзерге заман дәрәҗәсенә чыкты һәм бөтенсоюз «Крокодил»ы һәм украин ««Борыч»ы белән уңышлы гына конкуренциядә торды. Яңа Россия чынбарлыгында да Зәкиев җитәкчелегендә чыгып килгән «Чаян», укучыларының сыйфатлы юмор белән кызыксынуын саклап, үз урынында калды. 

Татарстан Республикасы Хисап палатасы эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк Р.Зәкиев аның эшен кызыксынып күзәтте һәм, шәхси инициатива күрсәтеп, журнал битләрендә көнләшерлек өзлеклелек белән республика Хисап палатасы тикшерү материаллары буенча фельетоннар һәм сатирик мәкаләләр бастырып, Хисап палатасы белән күпъеллык хезмәттәшлеккә башлангыч бирде. 

Күптән түгел генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Рәшит Зәкиев бүген дә сафта кала. Ул элеккечә үк көр күңелле, энергияле һәм һәрвакыт яңалыкка омтыла. Менә берничә ел инде ул Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр союзында оештыру эше һәм ММЧ белән хезмәттәшлек буенча эш башкару бүлегенең төп белгече вазыйфасында һәм «Татарстанда җирле үзидарә» журналында редактор буларак хезмәт куя. 

Ә очрашу барышында сүз журнал һәм ТР Муниципаль берәмлекләре Союзының һәм Алексей Демидов җитәкчелек итә торган ТР Тикшерү-хисап органнары советы белән алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләренә дә кагылды.




Документлар