19.10.2017

19 октябрьдә Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында Сарман муниципаль районына 2015-2016 еллар һәм 2017 елның 6 ае эчендә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты чараларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Тикшерү чарасы барышында гомуми күләме 2 057 млн. сум булган бюджет чараларын куллану тикшерелде. 116 млн. сумга бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды. Аларның төп өлеше, аудитор Азат Вәлиев белдерүенчә, муниципаль милек белән идарә итүгә бәйле. Шулай, кадастр бәясе 76,2 млн. сум булган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге 2,5 мең гектардан артык җирләрне авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре аренда килешүләре төземичә генә файдаланалар.   

– Әлеге җирләр, бухгалтерлык исәбе нормаларын бозып, казна милкендә саналмаган, – диде алга таба аудитор. – Бозу фактлары буенча район Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе һәм баш белгеченә карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзелде. 

Тикшерү материалларында шулай ук гомуми мәйданы 18,7 мең гектар булган ызанлаштырылмаган авыл хуҗалыгы җирләрен Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы «Нөркәй», «Җәлил», «Сарман» һәм «Туган як» агрофирмаларына сатулашулар уздырмыйча гына арендага биргән. Шул ук вакытта 1 гектар җир өчен аренда түләве 48 сум гына тәшкил итә, бу Сарман муниципаль районында шундый ук кишәрлекләрнең аренда бәясеннән ике тапкыр кимрәк. Тикшерү барышында өстәмә килешүләр төзелде, анда аренда бәясе 1 гектар өчен 99,6 сумга кадәр артты.   

Гомуми бәясе 88,4 млн. сум булган су, җылылык һәм газ белән тәэмин итү челтәрләренең инженерлык объектларын эксплуатацияли торган оешмалар тиешле хокук билгеләүче документларсыз гына файдаланганнар. Башкарылган хезмәтләр өчен бәя күтәрү фактлары да ачыкланды. Бозулар кыйммәтрәк бәя кую, хезмәтләрнең физик күләмнәрен арттыру, аванслауның яшерен формаларын куллану аркасында килеп чыккан.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Коллегия әгъзаларын тикшерү чарасы нәтиҗәләре буенча барлык бозуларны һәм кимчелекләрне юкка чыгару буенча чаралар күреләчәгенә ышандырды. 

Шулай булса да аңа Хисап палатасы күрсәтмәсе җибәрелде. Тикшерү материаллары – республика Прокуратурасына, тикшерү турында мәгълүмат Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә ташырыла.


Документлар