19.10.2017

19 октябрьдә Алексей Демидов рәислегендәге Татарстан Хисап палатасы Коллегиясе утырышында бүген республика тулаем региональ продуктында өлеше 14% булган Әлмәт муниципаль районында соңгы 2 ел ярым эчендә Татарстан Республикасы бюджеты чараларын файдалануны тикшерү нәтиҗәләре каралды.

Дүрт ел элек Хисап палатасының алдагы тикшерү чарасы барышында 397 млн. сумлык финанс бозулары ачыкланды, шуларның 384 млн. сумына чаралар күрелде. Җибәрелгән бюджет законнарын бозулары өчен Әлмәт муниципаль районы башлыгы күрсәтмәсе буенча район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре, Җир һәм милек палатасы башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары дисциплинар җаваплылыкка тартылдылар. 

– Бу юлы, дип билгеләп үтте аудитор Илнур Мөбарәков, – гомуми суммасы 8,8 млрд.сум булган тикшерелгән чараларда бозулар саны ике тапкырга кимегән (алар 201 млн.сум күләмендә ачыкланган). Хисап палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозуларны юкка чыгару, муниципаль берәмлекнең милек интересларын торгызу буенча чаралар оештырды. Бозуларның 98 процентын юкка чыгарып һәм чараларны бюджетка кире кайтарып, районда хаталарны төзәтү буенча актив эшләделәр. Аларның иң күп күләме – 116 млн.сум – бухгалтер исәбен алып бару белән бәйле. Тупас бозу фактлары буенча административ хокук бозулар турында 42 беркетмә төзелде. 

Аудитор сүзләре буенча, район икътисадында тискәре тенденцияләр –барлык дәрәҗәдәге бюджетларга предприятиеләрнең ел саен бурычы артуы билгеләп үтелде. Шулай, 2016 елда гомуми бурыч, 542 млн. сум тәшкил итеп, 92 млн. сумга арта, шул исәптән 81 млн. сум – җирле бюджетларга салымнар һәм җыемнар буенча. 2017 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча бурычлар 586 млн. сумга кадәр үскән. Шуның белән бергә, муниципаль дәрәҗәдә җирле бюджетка языла торган чаралар өлешендә салым ташламаларын билгели торган норматив актлар кабул ителгән. Аларны куллану нәтиҗәсендә бюджетка тикшерелгән вакыт аралыгы өчен  31 млн. сум чара кереп җитмәгән. 

Алга таба И.Мөбарәков дебиторлык бурычының шактый күләмнәренә игътибар итте.  «Җирле бюджет үтәлеше вакытында район учреждениеләренең киләчәк вакыт аралыгы өчен, аерым алганда, түләнмәгән салым исәпләүләрен түләү практикасы кулланылган. Тикшерү йомгаклары буенча бюджет ассигнованиеләре кыскарды», – дип хәбәр итте ул. 

Тикшерү материалларында муниципаль милек белән идарә итү һәм сату вакытында җирле үзидарә органнарының нәтиҗәсез эшчәнлеге билгеләп үтелә. 

Аерым җир кишәрлекләре аларны бирү шартларын игътибарсыз калдырып файдаланыла. Мәсәлән, өч эшмәкәргә Әлмәттә һәм Түбән Мактама бистәсендә сүтелә-җыела торган сәүдә павильоннары урнаштыру өчен арендага кишәрлекләр бирелә. Әмма тикшерүчеләр күз алдына әлеге җирләрдә капиталь корылмалар килеп баса. Һәм күчемсез милек объектларын теркәү очрагында кишәрлекләрнең ташламалы бәя белән читләшү куркынычы бар дип саныйлар Хисап палатасында. 

Районда җир кишәрлекләрен сату һәм арендага бирү вакытында бюджетның салым булмаган керемнәрен арттыру да аз гына файдаланыла. 

– Әлмәт районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җир кишәрлекләрен арендага бирүгә 180 килешү төзи, шуларның бары тик 65 е генә – сатулашулар нәтиҗәләре буенча. Ә аерым очракларда ясалма рәвештә аукционда катнашу мөмкинлеген юкка чыгара торган шартлар тудырылган, – дип билгеләп узды И.Мөбарәков. 

РФ Җир кодексы буенча рәсми сайтта белдерү аукцион үткәрү көненә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча бастырыла. Шулай булса да, 2016 елның 7 декабрендә урнаштырылган хзбәр кәгазе буенча  800 м² мәйданлы җир кишәрлеге буенча аукционга белдерүдә гаризалар кабул итүнең тәмамлану көне 2016 елның 11 августына билгеләнә. Ә 1,4 мең м² мәйданлы җир кишәрлеген арендага бирү турындагы белдерүдә гаризалар бирү вакыты бары тик 2 сәгать тәшкил итә.  

18 млн. сумнан артык суммага муниципаль заказ өлкәсендә килешүләр вакыты сакланмау һәм контрактлар үтәлмәү белән бәйле бозулар һәм кимчелекләр ачыкланды. Кайбер очракларда хезмәтләр контрактлар төзелгәнче яисә билгеләнгән срокларны бозып башкарыла. Шул ук вакытта контрактлар үтәлү срокларын бозган өчен неустойка алу буенча чаралар күрелмәгән. Мәсәлән, Кәләй башкарма комитеты участок полициясе терәк пункты белән торак йортны төзекләндерү буенча 365 мең сумга контракт төзи. Акт буенча хезмәтләр документка кул куйган көндә башкарылган.  

Аудитор шулай ук муниципаль милектә булган объектларны нәтиҗәсез файдалануның ачыкланган фактлары турында да хәбәр итте. 11 кирәк булмаган күчемсез милек объектының (административ биналар, торак булмаган биналар) бәясе 12,3 млн. сум тәшкил итә. Тикшерү вакытына алар аерым очракларда 3 елдан артык файдаланылмаганнар. Милекне тиешле дәрәҗәдә тотмау аркасында ул яраксыз хәлгә килергә мөмкин дип саный И.Мөбарәков. 

Муниципаль район башлыгы Айрат Хәйруллин тикшерү нәтиҗәләре буенча файдаланылмый торган күчемсез милек объектларының хосусыйлаштыру планына кертелүләрен, аукционда сату өчен бәяләү үткәрелүен өстәде. 

- Районның Милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан күп бозулар җибәрелгән. Моның безнең яктан да җитди эшләп җиткермәгәнлек икәнен танырга мәҗбүрмен. Соңгы өч ел эчендә палатаның өч җитәкчесе алмашанды, хәзер дүртенчесе эшли. Әмма ул да, башкарма комитеты рәисе, аның урынбасарлары, финанс-бюджет палатасы рәисе белән беррәттән, дисциплинар җаваплылыкка тартылды, – дип хәбәр итте алга таба Коллегия утырышында А.Хәйруллин.  

Дроннар ярдәмендә Әлмәт районы территориясендә җирләрнең (шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге дә) максатсыз файдалануның – вак таш һәм ком чыгару буенча санкцияләнмәгән карьерлар, шулай ук чүплекләр ясауның 20 фактын ачыклый алдылар. Район башлыгы аңлатканча, ике карьер Хисап палатасы тикшерүеннән соң авыл җирлекләре көче белән һәм муниципаль бюджет хисабына юкка чыгарылган. Чүплекләр шулай ук үз көчләре белән бетерелгән.  

– Алга таба мондый хәлне китереп чыгармас өчен 36 бункер мәйданчыгы сатып алынды, алар 30 авыл җирлегендә җиһазландырылды, 16 400 йорт хуҗалыгы белән килешүләр төзелде – бу гомуми санның 80 проценты, – дип хәбәр итте А.Хәйруллин.  

Утырышны йомгаклап, Алексей Демидов муниципаль район башлыгына мөрәҗәгать итте: 

– Бозулар саны ике тапкыр кыскарган, билгеле. Әмма аларның 90 проценты – җирле характерда, муниципаль бюджет буенча. Менә шул сагайта, гадәттә алар 40 проценттан артыграк булмый бит. Шулай булгач үз өйләрегездә тәртипне җитдирәк һәм җентекләбрәк урнаштырырга кирәк... 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыгына Хисап палатасының күрсәтмәсе җибәрелде. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне максатсыз файдалану фактлары буенча тикшерү материаллары Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт идарәсенә, ә муниципаль заказны урнаштырудагы бозулар буенча –Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә тапшырыла. Тикшерү чарасы турында мәгълүмат билгеләнгән тәртиптә Татарстан Прокуратурасына җибәрелде.


Документлар