18.10.2017

18 октябрьдә Татарстан Хисап палатасында кабаттан Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнары кадрлар подразделениеләре вәкилләре булды.

Бу юлы дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәттә «HR-практикум» персонал белән идарә итүнең хәзерге заман технологияләрен кертү һәм тәҗрибә алмашу проекты кысаларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган стажировка мәйданчыгы буларак сайлаган безнең республикага Башкортостан, Коми һәм Марий Эл республикаларыннан, Волгоград, Ленинград, Ростов, Тамбов һәм Ульяновск өлкәләреннән, Ставрополь краеннан һәм Севастопольдән кадрлар буенча белгечләр килделәр.  

Татарстан Республикасы Хисап палатасы яңа кадрлар технологияләре тормышка ашырыла, корпоратив культурага, оешманың уңай имиджын булдыруга зур игътибар бирелә, хезмәткәрләрне тоту һәм мотивацияләү методларын нәтиҗәле файдалана торган коллективлар үрнәгенең берсе булып тора. 

Аның эшчәнлеге һәм тышкы дәүләт тикшерүе органының үсеш этаплары турында презентациядән соң кунакларга кадрлар эше, Хисап палатасы хезмәткәрләренең спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү чараларында катнашулары турында сөйләделәр. 

Документлар