06.10.2017

Традициягә кергән өлкәннәр декадасы башында ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм республиканың тикшерү-финанс органнары ветераннарын бәйрәм белән котлады.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан ветераннарның өенә барып, аларның хәлләрен белеп кайту оештырылды. ТР Хисап палатасы Рәисе исеменнән аларга иң изге теләкләр җиткерелде, чәчәк бәйләмнәре бүләк ителде һәм матди ярдәм күрсәтелде.

1 октябрь көнне барлык ветераннар да Дәүләт сынлы сәнгать музеена «XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы рус рәсем сәнгате» экспозициясен карарга экскурсиягә чакырылды.

Ветераннар күрсәтелгән игътибар, даими кайгыртып тору һәм ярдәм өчен зур рәхмәт белдерде.


ФОТО

 

Документлар