21.09.2017

21 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XXII утырышында Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына билгеләү мәсьәләсе каралды.

«Татарстан Республикасы Хисап палатасы турындагы» Татарстан Республикасы Законы нигезендә Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов тарафыннан Вәлиев Альберт Шәүкәт улының кандидатурасы кертелде һәм тәкъдим ителде.

Парламентның Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты рекомендацияләрен истә тоткан хәлдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Альберт Вәлиевны бертавыштан Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары вазыйфасына яңа алты еллык вакытка раслады.

 

Документлар