20.09.2017

20 сентябрьдә Россия Федерациясе Хисап палатасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү-хисап органнары порталында видеоконференция форматында чираттагы укыту семинары узды.

Ул 2015-2016 елларда һәм 2017 елның узган чорында «2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәрге чорда тотрыклы рәвештә авыл территорияләрен үстерү» федераль максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләүгә бүлеп бирелгән субсидияләрне куллануны анализлау» экспертиза-аналитика чарасы йомгаклары буенча тикшерүгә әзерлеккә юнәледерелгән иде. Тикшерү чарасы бу елның көзендә Россия Хисап палатасы тарафыннан Новгород, Орел өлкәләре һәм Алтай крайларының тикшерү-хисап органнары белән берлектә үткәрелә. 

РФ Хисап палатасының ягулык-энергетика комплексына, транспортка, юл хуҗалыгына (юл фондларына) тотылган федераль бюджет чыгымнары өлкәсендә экспертиза-аналитика һәм тикшерү эшчәнлеге буенча Департамент директоры Олег Чернявский чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, максатчан программаны тормышка ашыру тулаем ил буенча караганда артка калып башкарыла һәм авыл территорияләре өчен аның 2020 елга кадәр тулысынча тормышка ашырылмау куркынычы бар.

Турыдан-туры элемтә барышында шулай ук Новгород, Орел өлкәләре тикшерү-хисап палаталарының тикшерү чарасында катнашырга әзерлеге турындагы мәгълүмат тыңланды.

 

Документлар