20.09.2017

20 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасында Россия Федерациясе субъектларындагы дәүләт органнарының кадрлар бүлекчәләре вәкилләре белән очрашу узды.

Тыва, Владимир, Липецк, Ростов, Төмән һәм Ульян өлкәләреннән кунаклар Казанга Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган «HR-практикум» дип атала торган хезмәткәрләр белән идарә итүнең яңа технологияләрен кертү һәм бу юнәлештәге тәҗрибә белән уртаклашу проекты кысаларында килде. Татарстан дәүләт органнарында кадрлар белән эш практикаларына карата Россиянең башка регионнарында булган зур кызыксынуга бәйле рәвештә безнең республика министрлык тарафыннан стажировка үткәрү өчен мәйданчык итеп сайланды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлеге башлыгы Роза Мифтахова сүзләренә караганда, шундый үрнәкләрнең берсе булып Татарстан Республикасы Хисап палатасы тора. Биредә кадрлар белән бәйле яңа технологияләр тормышка ашырыла, корпоратив культураны үстерүгә зур игътибар бирелә, хезмәткәрләрне эш урынында калдыру һәм мотивлаштыру ысуллары нәтиҗәле кулланыла. 

– Хисап палатасы төзелгән беренче көннәрдән башлап, без рухи потенциалга, югары һөнәри сыйфатларга һәм иҗади сәләткә ия кешенең безнең өчен иң мөһим ресурс икәнлегеннән чыгып эш иттек, – диде үзенең сәламләү чыгышында Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. – Хисап палатасына нигез салынган көннән соң узган еллар дәвамында эшчәнлекнең төп юнәлешләрен тормышка ашыру алымнары булдыру белән беррәттән, аерым корпоратив культура элементлары да барлыкка килде. Бу – безнең традицияләр һәм гореф-гадәтләр, уртак кызыксынулар, карашлар һәм кыйммәтләр. Алар коллективта дусларча мөнәсәбәт урнаштыруга һәм башкалар арасында оешмабызның уңай имиджын булдыруга хезмәт итә.

Хисап палатасы эшчәнлеге турындагы презентациядән соң кунакларга Хисап палатасының кадрлар юнәлешендәге эше, иҗтимагый һәм иганәчелек эшчәнлеге турында, хезмәткәрләрнең спорт һәм физик тәрбия-сәламәтләндерү чараларында актив катнашуы хакында сөйләнде. 

– Сократның бер әйткән сүзе күңелемә кереп калган. «Һәр кеше күңелендә кояш бар. Аңа бары тик яктыртырга мөмкинлек кенә бирергә кирәк». Мин Хисап палатасы хезмәткәрләренең бер-бер артлы узган эш көннәре арасында, турыдан-туры башкарыла торган вазыйфаи бурычларыннан тыш, иҗтимагый, хәйриячелек һәм спорт эшчәнлегендә үзләрен яңа яктан ачуга мөмкинлек булуына чын күңелдән шатланам, – диде сүзен йомгаклап Алексей Демидов.

ФОТО

Документлар