12.09.2017

12 сентябрьдә Севастопольда Татарстан Республикасы Хисап палатасы һәм Севастополь Тикшерү-хисап палатасы арасында үзара хезмәттәшлек һәм тәэсир итешү турындагы килешүгә кул куелды.

Документны тышкы тикшерү органнары җитәкчеләре Алексей Демидов һәм Юлия Кокарева имзалады.

Кул кую төзү барышында Алексей Демидов 2016 елда шундый ук документны Кырым Республикасы Хисап палатасы белән дә төзү турында искәртеп узды. Ачык һөнәри диалог һәрвакытта үзара файдалы тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу, килешү яклары эшчәнлеген камилләштерү, Россия Федерациясе Хисап палатасы каршындагы Тикшерү-хисап органнары советы әгъзалары арасында туган мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә.

 

Документлар