12.09.2017

12 сентябрьдә Татарстан Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов һәм аудитор Азат Вәлиев Севастопольдә булып узган Көньяк федераль округка керә торган РФ субъектларының тикшерү-хисап органнары җитәкчеләренең семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Ул юл фондлары ассигнованиеләрен формалаштыру һәм үтәүне тикшерүне оештыру, шулай ук «Имин һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле проектын Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсендә тормышка ашыру барышын тикшерү практикасына багышланган иде. Автомобиль юлларын төзүне, реконструкцияләүне һәм ремонтлауны планлаштыру, тормышка ашыру барышында бюджет чараларын куллануга карата тышкы дәүләт финанс тикшерүен тормышка ашыру вакытында, шулай ук башкарылган эшләрне кабул итү нәтиҗәләре буенча килеп чыккан актуаль мәсьәләләр турында фикер алышу булып узды.

Семинар-киңәшмәдә Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш, Идел буе, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк-Кавказ, Себер, Урал, Үзәк һәм Көньяк федераль округларына керә торган субъектларының (барлыгы 28 регион) тикшерү-хисап палаталары вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе Хисап палатасы вәкилләре катнашты.

Семинарда яңгыраган Татарстан Республикасы Хисап палатасы докладында юл тармагында бюджет чараларын куллану белән бәйле юнәлеш буенча республиканың тикшерү-хисап органы тарафыннан ике нәтиҗәлелек аудиты, шулай ук аерым тематик тикшерүләр уздырылуы турында билгеләп үтелде. Агымдагы елда 2013-2016 елларга юл эшләре үткәрүгә бүлеп бирелгән дәүләт чараларын куллануга карата нәтиҗәлелек аудиты тәмамланды. Әлеге тикшерү чарасы барышында Россия Федерациясе Хисап палатасы, чит ил хезмәттәшләренең тәҗрибәсе, Мәскәү Тикшерү-хисап палатасының һәм башка тикшерү-хисап органнарының методик алымнары кулланылды.

Тармакның алдынгы экспертлары катнашында Татарстан Хисап палатасы юл эшләре өлкәсендә бюджет чараларын куллануның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән 18 тәкъдим әзерләде. Алар нәтиҗәлелек аудитын йомгаклау турындагы  хисапта чагылыш тапты.

10 ел дәвамында Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан тупланган нәтиҗәлелек аудитын үткәрү тәҗрибәсе Хисап палатасы Рәисе А.И.Демидов редакциясендә дөнья күргән «Бюджет чыгымнарының нәтиҗәлелеген тикшерү: теория һәм практика мәсьәләләре» дип аталган монографиядә чагылыш тапты.


Документлар